Чәчәкләр, бар җирдә чәчәкләр…
Иске Урыссу халкы «Чәчәкле капка төбе» бәйгесендә бик теләп катнаша.
Бәйгене Урыссу авыл җирлегенең Зира Кашапова җитәкчелегендәге хатын-кызлар советы һәм Рәвия Садыйкова җитәкчелегендәге ветераннар советы оештырган. Зира Кашакпова билгеләп үткәнчә, әлеге башлангычның максаты - Иске Урыссу халкының хезмәт сөючәнлеген, тирә-юнебезне ямьле һәм күркәм итәргә теләвен күрсәтү.
- Әлеге конкурс инде икенче ел эшләп килә, - ди Зира Габбас кызы. – Быел өч бүлектә иң яхшылар билгеләнәчәк: «Күркәм капка төбе», «Иң өлкән чәчәк үстерүче», «Үзенчәлекле карар». Һәр катнашучы бүләкләнәчәк, чөнки ул тырышкан, эшләгән. Моннан тыш, мондый бәйге авылның бюджет учреждениеләре арасында да үткәрелә. Биредә башка бүлекләр буенча да җиңүчеләр билгеләнә. Киләсе елга Совет урамы буенча җәяүлеләр юлы буена чәчәкләр утыртырга уйлыйбыз.
– Сез нинди чәчәкләрне өстенрәк күрәсез: күпьеллыкмы, берьеллыкмы? – дип сорыйм Зира Кашаповадан.
- Күпчелек очракта берьеллык һәм мал-туар ашамый торган чәчәкләрне, - дип җавап бирә ул, үз капка төбендә үсеп утырган чәчәкләргә күрсәтеп. - Менә, карагыз, сыерлар чәчәкләр яныннан узып китә һәм чәчәкләрне ашамый. Моны аңлау тәҗрибә белән килә. Сүз уңаеннан, орлыклар ел саен яңартылып тора, тартмаларга җыям да авылдашларга таратам.
Зира Кашапова йорты коймасындагы "чәчәк атып утыручы" хатын-кыз букчалары - бик үзенчәлекле алым. Ә менә монысы 94 яшьлек педагог-ветеран Мөнәвәрә Хәкимованың чәчәк түтәлләре. Олы яшьтә булуына карамастан, ул чәчәк үстерү белән шөгыльләнүен дәвам итә. Аның ишегалды чәчәкләргә күмелгән. Без авылны йөреп чыктык, Зинфира Ильясова, Венера Хафизова, Рәзилә Идиятова һәм Гөлсинә Вәлиеваның чәчәкләрен карадык. Чәчәкләр, чәчәкләр, бар җирдә чәчәкләр…
Бәйге нәтиҗәләре 30 август көнне Иске Урыссу авылында узачак чарада игълан ителәчәк. Матур гадәт буенча, чәчәкләр бәйрәмендә авыл кешеләре катнашучылар һәм җиңүчеләр өчен куанырга, алардан илһам алырга һәм чәй табыны артында бергәләп аралашырга җыелачак.
Роза Әхмәдиева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев