Чисталык һәм тәртип булдыручы
Иртә таңнан Пионер, Урыссу яисә Пушкин урамнарындагы күпфатирлы йортларда яшәүчеләр эшкә барырга чыкканда, аларны инде чиста һәм пөхтә урамнар каршы ала.
Күп фатирлы йортлар янындагы биләмәдә тәртипне урам җыештыручылар тәэмин итә. Безнең очракта сүз идарәче компания хезмәткәре Сәрия ханым Галиуллина турында бара. Урыссу химия заводында эшләүне дә, Бәйрәкә авылы колхозында зоотехник-селекционер вазифасын да үз эченә алган аның гаять зур тормыш юлы. Бүген инде ханым хаклы ялда. Әмма йорт хуҗабикәсе сыйфатында гына көн күрү белән килешми ул. Көч-дәрман бар чагында хезмәт юлын дәвам итәсе килә. Шул рәвешле, Сәрия Галиуллина үз теләге белән дистәләгән ишегалды биләмәләрендә тәртип саклавын дәвам итә.
Пенсия яше тыныч кына бер чор кебек. Ләкин якташыбыз өчен түгел. Сүз уңаеннан, ул 1965 елдав туган. Урыссу бистәсендә югарыда әйтелгән предприятие ябылгач, Сәрия ханым: «Өйдә утырасы килми, пенсиядә күңелсез», - дигән фикергә килә. Бер ел элек ул үз көчен яңа өлкәдә сынап карарга уйлый. Бүген аның карамагында - күпфатирлы йортлар биләмәсен (40 подъезд) җыештыру. Болар Пионер, Урыссу, Пушкин, Чкалов, Тукай, Куйбышев, Муса Җәлил урамнарындагы йортлар... Тулы бер микрорайон! Дистәләгән метр тротуар, йорт яны бакчалары һәм юллары. Сәрия ханым үзе әйткәнчә, эш җиңелдән түгел.
- Кыш көне, әлбәттә, җәйгә караганда катлаулырак, - ди ул елмаеп. - Кар, боз... Әмма хезмәт нәтиҗәсен - матур, чиста ишегалдын күргәч, кәефләр күтәрелеп китә.
Бер ел эшләү дәверендә ул инде идарәче компания җитәкчелегенең генә түгел, ә бәлки иң кыйммәтлесе - халык ихтирамын да яулап өлгергән. Кешеләр аның тырышлыгын күрәләр һәм хөрмәт итәләр. Дөрес, күңел төшерердәй хәлләр дә юк түгел.
- Нигездә безнең халык пөхтә, аңлаучан, - ди Сәрия ханым. - Тик әхлакый нигезләрдән ерак торучылар да бар, күрәсең. Мисалга, кайбер ир-атлар чүп савыты яныннан уза, ә тәмәке төпчеген туп-туры аяк астына ташлый. Эч поша, әлбәттә, тик без үпкә сакламыйбыз, арытаба эшлибез.
Сәрия ханым - бай биографияле кеше. Бәйрәкә авылында туып үскән, үз вакытында Буа ветеринария техникумын тәмамлаган һәм декрет ялына кадәр белгечлеге буенча зоотехник-селекционер булып эшләгән. Аннары химия заводында 15 ел хезмәт куй ган. Ләкин хәзер дә, пенсиядә булса да, көч-куәте җитәрлек. Хатын - кызның төп горурлыгы гаилә, билгеле. Олы кызлары Азнакайда яшәсә дә, авылдагы әти-әниләренең хәлен белешеп торалар. Һәрвакыт ярдәм итәргә, булышырга әзерләр. Ә инде биш онык та килгәч, шатлыкның иге-чиге юк! Балалар елмаюы һәм куанычлы очрашулар өчен яшисе, эшлисе, тирә-юньдәге дөньяны бераз гына булса да чистарак, игелеклерәк итәсе килә.
Менә шундый ул, Сәрия ханым Галиуллина, чәмле тормыш алып баручы чордашыбыз. Аның өчен урам җыештыручы сыйфатында эшләү вакыт уздыру ысулы түгел, ә кешеләргә көн саен шатлык һәм тәртип бүләк итү мөмкинлеге ул.
<>
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев