Ютазы районы яңалыклары

"Ютазы таңы" газетасы - Ютазы районы

16+
Рус Тат
Кешеләр

Элекке комбайнчылар булмый

Бәйрәкә авылында яшәүче Мәүлетҗан ага Мөхәммәтҗанов үзенең 90 яшьлеге уңаеннан котлаулар кабул итте.

 

Авыл хуҗалыгы ветераны бүгенге көндә Бәйрәкә авылында кызының гаиләсе белән яши. Аның тормыш юлы һәрвакыт Ташкичү авыл җирлегенә кергән Хөррият авылы белән бәйле булган. Шуңа да юбилярны котларга ике җирлек башлыгы: Ташкичү авылыннан Рамил Вәлиев һәм Бәйрәкә авылыннан Альбина Әхмәтшина килде. Ә район җитәкчелеге исеменнән Мәүлетҗан Шәрипҗан улын район башлыгы урынбасары Закуан Ильясов тәбрикләде. Бу көнне йорт кунаклар, ә өстәлләр сый-нигъмәт белән тулы иде. Барлык мактау сүзләре, изге теләкләр тантана сәбәпчесенә юлланды. Закуан Ильясов һәм Альбина Әхмәтшина юбилярга бүләкләр тапшырганнан соң, Рамил Вәлиев сүз алды.

- Мәүлетҗан абый минем беренче остазым булды. Тукай исемендәге колхозда комбайнчы ярдәмчесе булып эшләдем. Нива СК-5 ПУН комбайнында. Минем остазым сабыр, яшьләрнең хисләрен аңлый белә торган кеше булган икән. Еллар узгач кына мин бу сыйфатның акыллы, зирәк кешеләргә генә хас сыйфат булуын аңладым. “Майладыңмы?"- дип сорый ул иртә таңнан кырга килгән ярдәмчедән. «Әйе-е-е!» - дип җавап бирә ярдәмче, алдаганын сиздермәскә тырышып. Мәүлетҗан абый ялганны тиз сизеп ала: «Ярар, иртәгә майларсың», - дип кисәтә. Минемчә, нәкъ менә шундый кешелеклелек сыйфатлары үзаңы әле ныгып бетмәгән  яшьләрнең күңеленә үтеп керә, авыр чакларда яхшылыкның да булуын онытмаска мөмкинлек бирә.

Узган хезмәт юлын искә төшереп, хатирәләрне яңарту Мәүлетҗан аганы җанландырып җибәрде. Иген кырларында көч түккән ике ир-атның тыныч кына сөйләшеп утыруларын  тыңлыйсың да, ирексездән “элеккеге комбайнчылар булмый икән”,  дигән фикергә киләсең. Безнең юбилярыбыз авыл хуҗалыгында 1963 елдан бирле эшләгән. Тормыш юлдашы белән биш бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүген алар - оныклар, оныкчыклар, киленнәр һәм кияүләр аның янәшәсендә. Биредә барысы да тәртиптә, барысы да  тәрбияле, артык бер тавыш юк. Ни генә дисәң дә, тәрбиялелек нәселдән килә!

Роза Әхмәдиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев