Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Кешеләр

Элеккеге солдат сафта әле

Бәйрәкә авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы яугире Инком Абдуллин 99 яше уңаеннан котлаулар кабул итте.

Район җитәкчелеге исеменнән өлкән яшьтәге ветеранны район башлыгы урынбасары Закуан Ильясов котлады. Ул юбилярга иң изге теләкләрен җиткерде һәм бүләк тапшырды. Район җитәкчелеге вәкиленең барлык сорауларына элеккеге солдат, кырыс сугыш сукмакларын үткән кеше буларак, ачык һәм аңлаешлы җаваплар бирде. Шунысы куанычлы, Инком Нәҗип улы элеккечә шук һәм шаян. Ул һәрвакыт шаярта белде, үткен телле булды, кыек атып, туры тидерде ягъни.
Исегезгә төшерәбез, Инком Абдуллин Азнакай районының Балтач авылында туып үскән. Малай бик иртә әтисез калган, ул фронтта һәлак булган. Абдуллинны армия хезмәтенә 18 яшьтә чакыралар. Радистлыкка укып, 16нчы аерым элемтә полкы исәбендә II Украина фронтында алыша. Җиңүле май аен Братиславада каршылый. Өйгә кайткач, гаилә кора: Абдуллиннар гаиләсе биш балага гомер һәм тәрбия бирә. Ныклы хезмәт тәрбиясенә, әхлак кануннарга ия кеше буларак, ул бүген дә тоташ район һәм авылның горурлыгы булып кала. Чөнки аның бер гасырлык диярлек гомер юлы үзенә узып барган дәверне сыйдырган. Үзегез уйлап карагыз, Инком илебездә 1917 елгы Октябрь Социалистик революциясе җиңгәннән соң тугыз ел үткәч туган. Гадәти булмаган исеме дә (Инком - интернационал һәм коммунизмга бәйле) шуннан. Патша Русиясендәге тормыш турында ул әти-әнисе һәм әби-бабалары хикәятләреннән белгәндер мөгаен. Туган елы - 1926. Бер елдан соң илебез коллективлаштыру (колхоз һәм совхозлар оештыру) курсына баса, ул 1937 елга кадәр дәвам итә. Һәм 41дә – Бөек Ватан сугышы, аннары – сугыш җимергән халык хуҗалыгын тергезү, туган якһәм тоташ илебез иминлеге өчен тыныч хезмәт. Юбилярны шулай ук Бәйрәкә авыл җирлеге башлыгы Альбина Әхмәтшина котлады.<><>

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев