Ютазы районы яңалыклары

"Ютазы таңы" газетасы - Ютазы районы

16+
Рус Тат
Кешеләр

Якташыбыз, академик Мирфатыйх Зәкиевның туган көне

Бүген тел белгече, җәмәгать эшлеклесе, филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Фәннәр академиясе академигы, Халыкара төрки академиянең Татарстан бүлеге академик-секретаре, ТАССР һәм РСФСРның атказанган фән эшлеклесе Зәкиев Мирфатыйх Зәки улының туган көне (1928-2023).

1965–1986 елларда — Казан педагогия институтында (проректор, 1967 елдан ректор, бер үк вакытта татар теле белеме кафедрасы мөдире). 1986 елдан СССР Фәннәр академиясе Казан гыйльми үзәгенең Тел, әдәбият һәм тарих институты; 1992 елдан Татарстан Фәннәр академиясенең Тел, әдәбият һәм сәнгатъ институты директоры. 2001 елдан шунда ук тел белеме бүлеге мөдире, 2008–2015 елларда лексикология һәм диалектология бүлеге мөдире.

М.З.Зәкиев тюркологиядә, беренчеләрдән булып, төрки морфонология нигезләрен ачыклый, татар телендә эш-хәлнең үтәлү дәрәҗәсен белдерүнең деривацион-грамматик системасын тасвирлый, төрки телләрдә килешләрнең күплеген билгели. Болгар-татар эпиграфикасын, төрки-татар әдәби әсәрләренең тел һәм стиль үзенчәлекләрен өйрәнә.

3 томлы «Татар грамматикасы» («Татарская грамматика», 1992–1993; ТРның Дәүләт бүләге, 1994; татар телендә 2015–2017 елларда киңәйтелгән икенче басмасы дөнья күрә), татар телендә «Татар лексикологиясе» (3 томда, 2015–2018 еллар) авторлар коллективының фәнни җитәкчесе. Татар энциклопедиясенең Баш гыйльми мөхәрририяте әгъзасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев