Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Яраланып, өенә кайтты

Яссытугайда яшәүче Илнур Әхмәтов Ростов-на-Дону һәм Казан госпитальләрендә дәваланганнан соң, өенә кайтты.

 

Илнур янына район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Рузанов һәм Димтамак җирлеге башлыгы Җәлил Хөснетдинов килде. Исегезгә төшерәбез, Илнур хәрби хезмәткә 2022 елның 19 сентябрендә чакырылган иде.

- Казанда укулар узганнан соң, - дип сөйли сугышчының әнисе, - махсус хәрби операция территориясенә соңгы эшелон белән мең ярым ир-егет китте, шул исәптән минем улым да. 9 мартта, хәрби бурычын үтәгәндә, Илнур яраланган. Һәм шуннан бирле ул дәвалануын дәвам итә.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Әхмәтовка Самара клиник госпиталендә дәваланырга туры киләчәк. Анда барыр өчен аңа район җитәкчелеге машина бирәчәк.

- Район җитәкчелеге сезгә нинди дә булса ярдәм күрсәтәме?

- Әйе. Миннән нинди ярдәм кирәк, дип сорагач, утын сорадым. Алып килделәр, рәхмәт. Шулай ук газ горелкасын карыйсы бар. Җылыту сезоны тәмамланганнан соң ярдәм итәргә вәгъдә иттеләр. Казанга хастаханәгә барырга булышуларын сорагач та, кире какмадылар, ярдәм кулы суздылар. Рәхмәт, игътибарсыз калдырмыйлар.

Мобилизация буенча чакырылган кече сержант Илнур Әхмәтов, хәрби бурычын үтәгәндә, миномет уты астына эләгә. Нәтиҗәдә, сул аягының аскы өлеше һәм сул як яңагы яралана. Беренче ярдәмне аңа саниструктор күрсәтә. Шуннан соң аны Донецкидагы мобиль госпитальгә күчерәләр. Самара хәрби госпиталендә Илнур тулысынча аякка басар, дип өметләнәбез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X