Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

«Ярты гасыр бергә бер сукмактан барабыз», - ди Котловскийлар

Иске Каразирек авылыннан Котловскийлар гаиләсе бергә яшәүләренең “алтын” юбилеен билгели.

 Алар инде менә 50 ел бергә иңгә-иң куеп, балаларына һәм оныкларына үрнәк күрсәтеп гомер итә. Ильяс Тәлгать улы һәм Хәлимә Әгълиулла кызы 1972 елда таныша. Язмышларын бергә бәйләгән тәүге очрашу Иске Каразирек авылында була. Ветеринария техникумын тәмамлаганнан соң, Хәлимәне бирегә эшкә юллыйлар. Ул яшәгән йорттан бер өй аша гына яшь, чибәр егет Ильяс Котловский яши. Эшкә бара торган юлы шул йорт янынннан үткәнлектән, кызга әлеге егет белән еш очрашырга туры килә.

Яшьләр бер ел чамасы дуслашып йөри, ә аннары Ильяс Хәлимәгә тәкъдим ясый. Шул мәлдән башлап ир белән хатынның бөтен гаилә тарихы Иске Каразирек белән тыгыз бәйләнә.

Котловскийларның гаилә агачы елдан-ел тармаклана, ишәя бара, аларның бүгенге көндә 6 оныклары бар. Оныклар - әби-бабасының зур горурлыгы.

Алтын туй ир белән хатын өчен генә түгел, ә аларның балалары, оныклары һәм якын дуслары өчен дә гадәти булмаган истәлекле көн. Бергә яшәгән еллар - 50 ел дәвамында ике якын кешенең бер карашта булып, бер фикер белән гомер итү нәтиҗәсе ул.

Ютазы районы башлыгы Аяз Шәфыйгуллин исеменнән ихтирамга лаек гаиләне район башлыгы урынбасары Закуан Ильясов һәм ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гүзәлия Фәхертдинова котлады. Закуан Ильясов район җитәкчелегенең тәбрикләвен җиткереп, Котловскийлар гаиләсенә сәламәтлек, озын гомер, бәхет һәм мәхәббәт, әлеге гаилә учагының якыннарын һәм туганнарын мөмкин кадәр озаграк җылытуын теләде.

Гаиләне шулай ук авыл җирлеге башлыгы Рамил Вәлиев, Иске Каразирек авылы ветераннар советы рәисе Розалия Әхмәтова, туганнары һәм якыннары да котлады. Алар Котловскийларның хөрмәткә ия гаилә булуын, гомер буе авыл хуҗалыгында намуслы эшләүләрен билгеләп үтте. Гаилә тәүфыйклы балалар тәрбияләп үстергән һәм күпләр өчен үрнәк булып гомер кичерә.

Тулырак "Ютазы таңы" гәзитенең яңа саныннан укый аласыз.

Авторы: Юлия Дәүләтбаева

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев