Язылдылар һәм бүләкле булдылар
Икенче яртыеллыкка язылучылар арасында бүләкләр уйнату барышында җиңгән якташларыбыз гәзит турындагы фикерләре белән уртаклашты.
Равил Мирзыян улы Абдунәгыймов, Урыссу гимназиясенең административ-хуҗалык эшләре буенча директор урынбасары:
— Хәзерге вакытта район гәзите заманчарак, яңарак төс алды, мөһим мәгълүмат-белешмәләр дә басыла килә. Бизәлеше соңгы елларда сизелерлек яхшырды, фотолар күп, моның өчен зур рәхмәт. Мин гимназияга китерелгән гәзитнең һәр яңа санын түземсезлек белән көтеп алам, чөнки аның аша район һәм анда яшәүчеләр турында бик күп яңалыклар беләбез. Мәкаләләр җиңел һәм кызыклы языла, ә мәгълүмат җанлы һәм көн кадагындагылар, шулай булгач укуы үзе бер рәхәт. Менә хәзер бүләк ителгән мендәргә ятып, гәзитне беренче битеннән соңгысына кадәр укыячакмын инде. Киләсе бәйге-отышларда да катнашырга өметләнәм, мин бит бәхетле кеше, кем белә, бәлки санаторийга путевка отармын! Бу минем бәхет тарихымның искиткеч дәвамы булыр иде, һәм мин яраткан гәзитемне кулыма тоткан килеш, ял итү турында хыялланам.
Алинә Илшат кызы Коновалова, 3нче Урыссу мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы:
— Безнең яклаучылар — махсус хәрби операциядә катнашучылар турында даими язганыгыз өчен зур рәхмәт белдерәсем килә. Чыннан да, батыр якташларыбыз хакында барысы да белергә тиеш, алар бүгенге көн геройлары бит. Гәзитнең кәгазь вариантын әти-әнием өчен яздырам, алар да район яңалыкларыннан хәбәрдар булсын дим. Әнием активист, күп кенә район чараларында катнаша, әтием исә аның турында, шулай ук оныклары хакында гәзиттә укый һәм алар белән горурлана, безгә кемнәр турында нәрсә язганнарын сөйли. Ә мин үзем укучыларым, хезмәттәшләрем турында укыйм, аларның уңышларына сөенәм. Менә күптән түгел генә кышкылыкка нинди рецептлар буенча салатлар ясарга мөмкин булуы турында яңа рубрикагыз барлыкка килде, бу да минем өчен кызыклы. Сезгә иҗади уңышлар телим һәм бүләк өчен зур рәхмәт белдерәм!
Юлия Дәүләтбаева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев