Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Кешеләр

Ил сагына басты һәм үзенең хәрби бурычын үти

Егетләребезгә афәриннән башка сүз әйтеп булмый: алар ихтыяр көченә ия, кыю һәм батыр.

Һәрвакыт, махсус хәрби операциядә катнашучылар белән сөйләшкәндә, шушы фикергә киләм. Яшь булуларына карамастан, алар Ватанны намус белән батырларча саклый. Шундый илләр тәрбияләгән өчен әти-әниләренә зур рәхмәт белдерәсе һәм балаларының исән-сау әйләнеп кайтуларын телисе килә.

Сәхифәбезнең чиратагы герое – бәйрәкәле Рияз Галимов, ул 1994 елның 4 августында туган. Армиягә кадәр үк танкист булырга хыялланган. Балачактан Бөек Ватан сугышы тарихын өйрәнү белән мавыккан. Хәрби булу омтылышы Таллинда югары сәяси хәрби-төзелеш училищесында укыган әтисеннән күчкән аңа, бу уку йорты СССР таркалган чорда ябыла. Озын буйлы булуы нәтиҗәсендә Риязны танк гаскәрләренә алмаганнар, стратегик тәгаенләнештәге ракета гаскәрләренә чакырганнар. Бу хакта хыялланмаган булса да, ул хәрби рухны һәм үз-үзен камилләштерү теләген югалтмый. Рияз тырышып хәрби хезмәткә өйрәнә, тиешле күнекмәләрне үзләштерә һәм үзен җаваплы, ышанычлы солдат итеп күрсәтә. Рияз Туган илгә файдалы кеше булырга тели.

«2022 елның 22 октябреннән, димәк, махсус хәрби операцияның беренче көннәреннән үк, Ватанымны саклыйм», – ди үзе турында Рияз Галимов тыйнак кына.

Холкы буенча ул намуслы, игелекле, футбол һәм волейбол уйнарга яратучы спортчы егет. Һәр тарихи датаны яттан белә. Хәзер ул Херсон өлкәсендә алыша, аның белән бер батальонда урыссулы Илмир Камалиев хезмәт итә. Өйдә аны әти-әнисе һәм барча солдатларга исән-имин кайтуларын теләп дога кылучы 95 яшьлек дәү әнисе Зөләйха Газизова, туганнары һәм дуслары көтә. «Улым өчен зур горурлык хисләре кичерәм, аның Ватан алдындагы бурычын намус белән үтәячәгенә иманым камил. Үз-үзен сакласын, тизрәк исән-сау әйләнеп кайтсын.

Без аны бик көтәбез», – диде әнисе Илсөяр. Аның изге хыялы – улының туган якларына кайтып, өйләнүе һәм бик күп оныклар бүләк итүе.

Рияз хезмәт вакытында белем алу белән җитди шөгыльләнә, тарих һәм хәрби стратегияне үзләштерә. Авыр шартларга һәм туган якларыннан еракта булуына карамастан, ул әти-әнисе белән даими элемтәдә, аларны барысы да яхшы булачагына инандыра. Амин, шулай булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев