Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Ютазы авылында яшәүче Фәния Рәфыйкова 80 яшьлек тормыш чиген узды

Фәния: аның исеме гарәп тамырларына барып тоташа һәм «гыйлемле», «белемгә омтылучы» дигәнне аңлата.

Ютазы авылында яшәүче Фәния Рәфыйкова 80 яшьлек тормыш чиген узды. Юбилярны котларга авылдашлары, туганнары һәм якыннары җыелды.

Мул табынлы түгәрәк өстәл артында алар ихлас, изге котлауларын һәм теләкләрен җиткерде. Ислам кануннары буенча яшәүче Фәния Рәүф кызы үзенең туган көнен Коръән ашы белән билгеләп үтте.


Юбилярны шулай ук район советы аппараты җитәкчесе Марьяна Харисова һәм район хатын-кызлар советы рәисе Наилә Хөснетдинова да тәбрикләде. Алар аның кешенең рухи үсешенә керткән өлешен, казанышларын ассызыклады, чәчәк бәйләме һәм рәхмәт хаты тапшырды. 


Әти- әнисе кушкан Фәния исеме юбилярга, чыннан да, тулысынча туры килә, чөнки ул гыйлемле, зирәк, һәрвакыт белемгә омтылып яшәгән һәм яши дә.


Роза Искәндәр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев