Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Картаямыни соң йөрәк, маңгайлар сырланса да

Зөлфия Рәхмәтуллина җитәкчелегендәге «Наза» инструменталь ансамбле Казанда үткән Йомгаклау концертында чыгыш ясады.

Исегезгә төшерәбез, ветераннарның иҗади коллективлары Әлмәттә узган «Балкыш» фестиваленең төбәк өлешендә чыгыш ясап, район данын лаеклы яклады. Дәрәҗәле жюри үзешчән сәнгать артистларының һәр чыгышын лаеклы бәяләде. Иң яхшысын сайлап алуы җиңел бирелми, әлбәттә. Аеруча күп катнашучылар арасыннан сайларга туры килгәндә. Республиканың күп кенә шәһәрләреннән һәм районнарыннан Йомгаклау концертына 30 чыгыш сайлап алында, шуларның берсе — безнең номер. Сүз уңаеннан, Татарстан ветераннары арасында 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган VIII Республика үзешчән башкаручылар фестивале лауреатларының беренче Йомгаклау концерты Татар дәүләт филармониясенең концерт залында узды.

Төбәк өлешенә килгәндә, фестивальнең республика жюри карары белән районның җиде коллективы VIII Республика үзешчән башкаручылар фестивале лауреаты булды. Болар — «Дулкын» халык вокаль ансамбле (җитәкчесе Венера Мезенцева һәм Раилә Садыйкова, аккомпаниаторы Фәнис Нәбиуллин), «Наза» инструменталь ансамбле (җитәкчесе Зөлфия Рәхмәтуллина), Розалия Әхмәтова, «Настроение» бию коллективы (җитәкчесе Альбина Әхмәдишина), «Сердәш» халык фольклор ансамбле (җитәкчесе Зөлфия Рәхмәтуллина), «Родники» хоры (җитәкчесе Оксана Җәләева) һәм Фәния Абдахманова (аккомпаниаторы Фәнис Нәбиуллин).

Роза Искәндәр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев