Күңел тынычлыгы – балалар хөрмәтендә
Иске Каразирек авылыннан Шәмсиҗиһан Сәгъдиева шушы көннәрдә үзенең 100 яшьлеге уңаеннан котлаулар кабул итте.
Өлкән яшьтә булуына карамастан, кечкенә генә гәүдәле Шәмсиҗиһан әбинең җитез, булдыклы, нык холыклы, ихтыяр көченә ия икәнлеге күренеп тора. Ул Ватаныбыз белән бергә авыр елларны узган, зур сынаулар кичергән. Аның балачагы Советлар Союзының аякка баскан елларына, яшьлек еллары сугыштан соңгы дәвергә туры килгән. Бер телем икмәккә тилмергән чаклары, көнне төнгә ялгап эшләгән вакытлары әле дә хәтер төпкелендә саклана аның. Ире дошманнарга каршы аяусыз сугыштан аяксыз әйләнеп кайткан. Әмма алар бернинди борчу-мәшәкатьләргә дә карамастан, фидакарь, матур тормыш юлы узганнар. Балалары да үзләре кебек эшсөяр, кешелекле булып үскән.
- Әти һәрвакыт “эшләргә өйрәнеп үссеннәр”, дип әйтә иде. - Апам озын буйлы, ә мин, иң олысы, кечкенә булып калдым. Шул авыр хезмәттәндер инде, - дип искә ала Шәмсиҗиһан апа.
100 яшьлек юбиляр өчен сөенергә генә мөмкин. Ул бүгенге көндә балаларының кайгыртуында, кадер-хөрмәтендә гомер кичерә. Үз вакытында, сугыш ветеранының тол хатыны буларак, Урыссу бистәсендә фатир алган, хәзер шунда кызы белән бергә яши. Әмма авылында да еш кунак була. Биредә ул күп еллар улы һәм килене белән яшәгән. Шәмсиҗиһан апаны һәрчак көтеп алалар, якты йөз белән каршылыйлар. Йортлары төзек, хуҗалыкның ныклы кулда икәнлеге күренеп тора.
Шуңа күрә, район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин билгеләп үткәнчә, язмабыз балалары белән бәхетле дә. Алар үз хезмәтләре һәм тормышка карашлары, яшәү рәвешләре белән әниләренә борчылырга урын калдырмыйлар, кадерләп, яратып яшиләр. Бәлкем нәкъ менә шушы күңел тынычлыгы озын гомерле булырга мөмкинлек бирәдер дә инде.
Район башлыгы Шәмсиҗиһан Шәрип кызыны истәлекле бүләк, котлау хаты һәм чәчәк бәйләме тапшырды. Юбилярны шулай ук Иске Каразирек авыл җирлеге башлыгы Рамил Вәлиев, Иске һәм Яңа Каразирек ветераннар советы рәисе Розалия Әхмәтова, авылдашлары һәм якыннары тәбрикләп, изге теләкләрен җиткерде.
Роза ӘХМӘДИЕВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев