Кешене авырлыклар чыныктыра
Урыссуда яшәүче Әфкария Хафизованы күпләр яхшы белә: ул үз вакытында актив тормыш алып барган кеше
Роза ӘХМӘДИЕВА
Бүгенге көндә исә Әфкария апаның сәламәтлеге мактанырлык түгел. Ул икенче төркем инвалид, фатирында ике таякка таянып йөри. Дөрес, авырлык белән хәрәкәт итсә дә, үзен-үзе карый ала әле – ашарына әзерли, вак-төяк йомышларын башкара. Социаль хезмәткәр аңа азык-төлек китерә, юа, чистарта. Әфкария апа моның өчен бик тә рәхмәтле.
Ә аягы белән булган бәхетсезлек - күптәнге тарих.1963 елда алар ире белән «Иж» мотоциклында, Акбашта яшәүче әти-әнисенең хәлен белергә барганда, юл һәлакәтенә эләгә. Язмыш... Аларны аякка бастыру өчен табибларга күп тырышлык куярга туры килә. Ниһаять, ир белән хатынга үз аяклары белән җиргә басарга, акрынлап атлап йөрергә насыйп була. Тормышларында очраган авырлыкларга карамастан, Хафизовлар гаиләсе һәрвакыт актив тормыш рәвеше алып бара. Халык дөрес әйтә, һәр авырлык, язмышның һәр сынавы адәм баласын көчле, ныклы итә.
- Мин инвалидлыкны 1996 елда гына алдым, - дип сөйли Әфкария апа. - Ә нигә, мин эшли алам бит, дип уйладым. Элек бүгенгедәй бетмәс-төкәнмәс борчулар да юк иде. Мин хәтта биш ел дәвамында үземне бик яхшы хис иттем. Аннары акрынлап әле бер аяк, әле икенчесе"киреләнә" башлады, тагын яңа чирләр өстәлде. Мин балалар бакчасында төнге бала караучы булып эшли идем. Бер таякка таянып белән эшләп йөрдем. Урыссу чиркәве янында барак төрендәге 6нчы балалар бакчасы бар һәм анда төнгә утызар бала калдыралар иде.
Чөнки заманында бемит заводында, Әбсәләм комбинатында, ГРЭСта икешәр сменада эшләделәр. Балаларны кая да булса куярга кирәк. Шуңа күрә балалар бакчаларында төнге төркемнәр эшли иде. Бер баланы үз яныңа салып, йоклатып кына җибәрәсең, икенчесе уяна, чакыра, елый башлый. Менә шулай төн буе йөреп чыга идек. Ә балалар мине, мин аларны яраттым. Алар белән утыз ике ел эшләдем, барысын да хәтерлим. Бервакыт яшь кенә егет яныма килде дә “Сез миңа әнием кебек булдыгыз”, - ди. “Исемең ничек соң синең?” – дим. Ул исемен әйтү белән искә төште кечкенә чагы. “Ай-һай, тәртипсез дә идең инде”, - дип, рәхәтләнеп көлештек. Күңелгә җиңел булып китте. Шул вакыттагы хәлләрне хәтерләрендә тотудан, яхшы сүздән күңелемә рәхәт булды, - дип сөйли Әфкария Хафизова.
Чәчләренә чал төшкән апаның күзләре яшь белән тула. Яулык белән сөртеп алынган бу яшьләр аның күңел түрендә яткан борчу-сагышның никадәр зур икәнен күрсәтә. Бу аңлашыла да, еллар гомерне акрынлап саный бара. Күпме авырлыклар аша узылган... Моңа, бәлкем, ялгызлык та сәбәпчедер. Хезмәт күрсәтүче социаль хезмәткәрдән зарланмый, ул бар эшне җиренә җиткереп башкара. Кызы, өч оныгы бар, әмма алар еракта, Казанда яши. Бүген яшьләр алдына куелган таләпләрнең никадәр югары икәнен кабат-кабат аңлатып торуның мәгънәсе юктыр, дип уйлыйм. Каядыр ашыгу, чабу, узышу... Тик кая? Бу сорауга кеше гомере кояш баешына таба борылганда гына җавап бирә аладыр.
- Пандемиягә кадәр Ильяс хәзрәт миңа җомга көннәрендә мәчеткә йөрергә киңәш итте. Янәсе, болай үз-үзеңә йомылырга, үз эчеңә бикләнергә ярамый. Моңа кадәр фатирдан чыкканым юк иде. Ничә еллардан соң Урыссуны күрдем! Күрдем дә, гаҗәпкә калдым. Минем яраткан бистәм танымаслык булып үзгәргән! - ди Әфкария апа, рухланып.
Ә мин аның бу сүзләренә ни дип тә җавап бирергә белмим. Бер сүз белән әйтсәң, аңлатып бетереп булмый, күбрәк сөйләсәң, бик озакка китә... Әңгәмәбез герое 18 яшьтән Урыссуда гомер кичергән. Заманында ГРЭСта эшләгән. Һәм, әлбәттә, бистәдәге төзелешләр аның күз алдында барган. Шуңа күрә ул бистәбезнең матурлыгын, төзеклеген тулысынча бәяли ала.
Шушы көннәрдә Әфкария ханым 85 яшьлек гомер чиген атлап узачак. Язмыш аңа шундый бормалы, каршылыклы, мәшәкатьле тормыш юлы әзерләгән. Кызганычка, олыгайган көннәрендә дә бу сынаулар кимеми. Советлар дәверендә яшәүчеләр ныклы ихтыяр көченә ия дисәләр дә, адәм баласының яшәү көче чиксез түгел. Безнең гәзитебезне даими рәвештә укып баручы Әфкария апага нинди теләкләр телисе килә соң? Тынлык түгел, тынычлык телик. Һәм аның тормышында тәрәзәдән ишеккә кадәр бер генә юл булмасын, ә аңа яшәү дәрте бирерлек аралашулар, сөйләшүләр күп булсын иде.
Роза ӘХМӘДИЕВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев