Ютазы районы яңалыклары

"Ютазы таңы" газетасы - Ютазы районы

16+
Рус Тат
Кешеләр

Көрәш-Бүләктә — урам бәйрәме «Бәйрәм бүген авылымда — Мичурин урамында».

Көрәш-Бүләк авылының Мичурин урамында бик матур урам бәйрәме узды.

Матур җәйге көндә урамга өстәлләр тезелде, һәркем үз күчтәнәче белән бу табынга өлеш кертте. Бәйрәмгә төрле төбәкләрдән авылдашлар, урамдашлар, туганнар, якташлар кайтты. Аннары урамдашларны барлап алдылар: кайсысы авылда яши, ә кемдер — читтә. Күрешү-сөйләшүләр, үзләренең бүгенге көн кормышы, тормышы белән таныштырулар булды. Авылдашлар бер-берсен күрүгә ихлас сөенде, рәхәтләнеп аралашты.

Милли моңнар яңгырады бу көнне Мичурин урамында, шулай ук күңелле конкурслар уздырылды, анда балалар да, ата-аналар да катнашты.

Туган авыл, туган урам, беренчегә аяк баскан туфрактан да кыйм¬мәтле нәрсә юк бу дөньяда. Һәм мондый чаралар оештыру матур гадәт кенә түгел, бәлки, изге бурычтыр да.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев