Кул җылысын саклый бәйләмем...
Иске Урыссу авылының Мәдәният йортында җеп эрләү цехы эше киң җәелдерелде.
Әлеге гамәлне оештыручылар – хатын-кызлар һәм ветераннарның башлангыч оешма вәкилләре. Алар районнан мобилизацияләнгән ир-егетләргә сарык йоныннан оекбаш бәйләргә тәкъдим иткән иде. Әлеге чакыруга егерме гүзәл зат кушылды.
-Якташлар берничә капчык йон алып килде, - дип сөйли авыл җирлегенең хатын-кызлар советы рәисе Зира Кашапова. - Берәүләр йонны искечә кулдан эрләсә, икенчеләре эрләү машиналары куллана. Әлбәттә, һәркемнең дә үз йорты-ихатасында мәшәкать җитәрлек, җәйге-көзге эшләрдән соң бераз ял итеп алу да комачауламый... Әмма сугыш чорында, гади булмаган казарма шартларында хезмәт иткән улларыбызга ничек тә ярдәм күрсәтү теләге авылдаш хатын-кызларыбызны берләштерде. Яугирләребезгә җылы оекбашлар бик тә ярап куяр, кышкы суыкларда сихәт бирер, дип уйлыйм.
... Җирле уңганнарның эшенә карап, ирексездән шундый уйга киләсең: оекбаш бәйләү генә түгел,
окоплар казырга, яисә кан коюны туктатыр өчен коралсыз килеш алгы сызыкка ташланырга да әзер
безнең хатын-кызларыбыз. “Без сине якларга ак яулык чөярбез...” Күзгә күренмәс, җаннарны
өшетерлек Явызлык каршында – нәфис җенес иясенең өрфәдәй яулыгы...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев