Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Күлмәк киикче, кызлар!

Мәктәп капкасына җиткәндә, утызлап хатын-кызга игътибар иттем. Менә бусагада оныгымның сыйныф җитәкчесе Ләйлә Эльданиз кызы күренде. Күлмәктән!

 

Башка вакытта җилкәсенә тараткан озын чәчен җыеп, баш артына төйнәп куйган. Әдәпле, тыйнак. Саф татарча сөйләшүе үзе генә дә хөрмәтне бермә-бер арттыра. Әти-әни, әби-бабайларның һәркайсына үз телендә эндәшүе, төгәл җаваплары, урынлы киңәшләре соклангыч. Балалар гомер буена беренче укытучыларының үз-үзен тотышын, гүзәллеген сагынып сөйләячәк, аның әдәп кагыйдәләрен кабатлаячак. Ирексездән килешле күлмәктән елмаеп каршылаучы апалары, бәхетле балалчаклары күз алдына киләчәк.

Сүземне хатын-кызны күркәм күрсәтүче күлмәк турында дәвам итәм. Әнә ничек матур, тыйнак һәм күз төшәрлек итеп күрсәтә ул хатын-кызны. Ә нинди генә күлмәкләр эленеп тормый кибетләрдә. Дөрес, эштә, юлда, бәрәңге чүпләгәндә, чалбар уңайлырак. Әмма күлмәк киюгә җитми инде. Күлмәк киикче, кызлар!

Ә бит гомер буена күлмәк киеп йөрүче апа-әбиләр аз түгел. 43 ел сыер савучы булып эшләгән Фаягөлне беләм мин. Башыннан яулыгы төшмәде. Эшкә барганда, чуар чәчәкле, өенә кайтуга ап-ак яулыгын чөеп бәйләр иде. Ул беркайчан да кара чалбар кимәде. Нинди генә хезмәттә булсаң да, күлмәк яки итәк уңайлырак түгелме соң?

“Әйттем исә кайттым” түгел. Бу фикерем күп еллар күңелемне борчый иде инде. Нигә үзеңне сыланып торган джинс белән тилмертергә?

Яз җитте. Чайкап элеп куегыз чалбарларны, чыгарыгыз матур аякларыгызны кояш яктысына, соклансын шагыйрьләр, тудырсыннар яңа шигырьләр, җиңеләйсен адымнарыгыз. Янәдән үзеңне хатын-кыз итеп тоеп, шатлан. Сау-сәламәт аяклар – гүзәллек бит ул. Күлмәк, итәк дигәч тә, тез башыннан б-и-и-к өстә булмасын иде инде ул...

Нурия ХӘКИМОВА, ТР Журналистлар берлеге әгъзасы, Урыссу бистәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X