Ютазы районы яңалыклары

"Ютазы таңы" газетасы - Ютазы районы

16+
Рус Тат
Кешеләр

“Күп михнәт күрдек, ләкин кешелеклелекне югалтмадык”

Акбаш авылында хезмәт ветераны Нигъмәтулла Абдуллинны 90 яшьлеге белән котладылар.

Ютазы районының Акбаш авылында яшәүче Нигъмәтулла Абдулла улы Абдуллин 90 яшьлек юбилеен билгеләде. Гомер бәйрәмен билгеләп узучы хөрмәтле ветеран авыл җирлеге һәм район җитәкчелеге исеменнән котлаулар кабул итте. Кунаклар юбилярга Рәсәй Президенты һәм район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин исеменнән котлау, бүләк тапшырдылар, аңа ныклы сәламәтлек һәм бәхет теләделәр.

Кунакларны Нигъмәтулла ага яхшы кәеф, ачык йөз белән каршылады. Шушы яшендә дә ул күңел яктылыгын, аң-акыл ачыклыгын, тормыш сөючәнлеген  саклап калган. Ул авыр хезмәттә үткән гомер юлын бүген дә бик яхшы хәтерли.

Нигъмәтулла ага Акбашта туып үскән һәм аның бар гомере шушы авыл белән бәйле. Гаиләдә алар биш бала үскән. Шул чорның барлык балалары кебек үк бик яшьли хезмәткә җигелгән, «Ждановский» совхозында ул өлкәннәр белән беррәттән эшләгән.

1941 елның җәендә, сугыш башланып 1-2 ай узгач, аларның әтисен фронтка алганнар. Әнисе балалар белән ялгызы калган. Берничә айдан соң Саҗидә сеңелләре дөньяга килгән. Тик гаилә башлыгына гына төпчеген күрергә насыйп булмаган, ул яу кырыннан кайтмаган, чит җирләрдә башын салган. Ветеран, сугыш чоры хатирәләрен яңартып, үзләренең ачлык-ялангачлыкта яшәгәннәрен искә төшерә. “Тормышта күп михнәтләр күрдек, ләкин кешелеклелекне югалтмадык", - ди ул.

Мәктәпне тәмамлагач, Нигъмәтулла туган авылында калырга карар кылган. Бөгелмәдә тракторчылар әзерләү курсларын тәмамлагач, ул берничә ел тракторда, аннары терлекчелектә эшләгән. Хатыны Мөхәррәмә белән бергәләп өч бала - ике ул һәм бер кыз тәрбияләп үстергәннәр. Уллары Фәрит һәм Фәнис нефть тармагында хезмәт куйган, кызлары Илсөяр укытучы булып эшли. Аларның һәркайсының үз тормышы, гаиләсе һәм балалары бар. Балаларының әтиләрен кадерләп, хөрмәтләп яшәүләре, кайгыртучанлык күрсәтүләре күренеп тора. Өйләрендә чисталык һәм тәртип, җылы һәм якты. Кызганычка, 5 ел элек Нигъмәтулла аганың иңгә-иң куеп яшәгән тормыш иптәше вафат булган. Ул аны бик сагына, юксына, әмма яшәү өчен ничек тә көч табарга кирәк, чөнки тормыш дәвам итә.

Тормышта аны һәрчак үҗәтлеге һәм чыдамлыгы озата барган, теләсә нинди авырлыкларны да җиңәргә булышкан. Совхоздагы авыр хезмәткә карамастан, ул балачактан ук намуслылык, хезмәт сөючәнлек, игелеклелек сыйфатларын өстен күргән.

Хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне, авыл хуҗалыгы ветераны Нигъмәтулла Абдуллинның грамоталары, рәхмәт хатлары һәм медальләре бихисап. Балалары аңа алты онык, ә оныклары, үз чиратында, тугыз оныкчык бүләк иткән. Өлкән яшьтәге юбилярыбыз бүгенге көндә дә бик актив: бакчасын карый, бәрәңге утырта, хәтта виноградка хәтле үстерә, яшелчә бакчасының һәм йортның чисталыгын гел күз уңында тота, дөнья яңалыклары белән кызыксынып тора. Ә без, саубуллашканда, аның әле 95 яше белән дә котларга килергә вәгъдә иттек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

2

0

0

1

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев