Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Кешеләр

“Әле дә эшләр идем” 

Шулай ди хөрмәтле юбилярыбыз, 95 яшьлек Вәсилә Хәким кызы Сөләйманова. Бәйрәкә авылында гомер кичерүче апаның зиһененә, зирәклегенә таң калырлык. Тормыш авырлыклары да, күргән михнәтләр дә сындырмаган аны. Гомер бакый эш тәмен белеп яшәгәнгәдер, мөгаен.  

“Укулар тимәде инде ул миңа, балалар, – ди Вәсилә апа. – Бер класс укып калдым. Икенче класска җиткән идем, әнигә ияреп, фермага эшкә барырга туры килде. 200 грамм ипи бирәләр иде, шуңа була бәләкәйдән эшләп үстек...” 

Чыннан да, хезмәттән башканы белмәгән дә диярлек өлкән буын. Төп чыныгуны эштә алган. Менә юбилярыбыз да. Ферма хезмәтеннән аерылмаган. Дуңгыз, бозау караучы, терлекче булып эшләгән.  Гаилә корып, балалар үстерергә дә өлгергән. Өч кызы, бер улы яшәешенә ямь өстәгән. Апасы үлгәч, аның ятим калган кызчыгын да үз тәрбиясенә алган. Олы йөрәкле, изге күңелле кеше генә сәләтле мондый адымга... 

Шунысы игътибарга лаек, пенсия вакыты җиткәч, Вәсилә Хәким кызы документларын идарәгә илтмәгән. “Пенсиягә чыгарырлар, дип курыктым”, ди. Чын мәгънәсендә эшкә бирелгән җан! Шул рәвешле өч елга соңлап китә ул хаклы ялга. Аннан соң да эшли әле, түзми. “Әле дә эшләр идем, хәзер ферма якында гына. Аякларның рәте бетте шул”, - дип бәянли ул. Чыннан да эшләр  иде, һич шик юк моңа. Акылы камил, егәрлеге бар – ни җитте яшьләргә сер бирмәслек! Хәерле озын гомерләр генә насыйп булсын үзенә. 

... Адәм баласының үткәне кулларында ярылып ята, диләр, хактыр. Вәсилә Хәким кызының куллары үзләре үк күп нәрсәне сөйли сыман. Чын Эшче куллары. Ниләр генә күтәрмәгән, ниләр генә башкармаган алар шушы гомер дәверендә! Ап-ак түгелләр, тырнаклары да әкәмәт төсләргә буялмаган... Кытыршы, буразналы, сөялле Эшче куллар. Хәер, шуның белән матур да ич алар. Ялкау бәндәнең куллары болай матур булмый. Хәтта ап-ак, йомшак булган хәлдә дә. Чөнки ул куллар изгелек кылмаган, башкалар мәнфәгатендә хезмәт итмәгән. Сокланырлык, мактарлык урын юк, кыскасы. “Кемнең кулы матур?” дигән хикәядәге кебек. Үзен генә кайгыртып яшәгән бичәнеке түгел, көне-төне бил бөккән, эштән башканы белмәгән ханым куллары данлана анда. Без дә Сезне данлыйбыз бүген, хөрмәтле Вәсилә апа. Күркәм юбилеегыз белән! Үткәннәрегез горурланырлык, әлеге тормышыгыз бәхетле-мул. Куанып-шатланып, кадер-хөрмәткә төренеп яшәргә язсын арытаба да.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев