Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Лидия Соловьева: «Эшкә җан җылымны бирәм»

Күптән түгел социаль хезмәткәрләр үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте.

Ютазы районы социаль хезмәткәре Лидия Соловьева бу тармакта зур җаваплылык хисе һәм йөрәк кушуы буенча инде 20 ел эшли. Сер түгел, нәкъ менә социаль хезмәткәрләр беренчеләрдән булып кеше проблемаларын үз өстенә йөкли һәм кулдан килгәнчә аларны хәл итәргә омтыла. Лидия Сергеевна да һәрвакыт үз карамагындагыларга булышырга тырыша. Игелекле-шәфкатьле ханым өлкән яшьтәге ялгызларны карый, һәрдаим ярдәмгә килә. Өлкәннәр дә аны ярата, түземсезлек белән көтеп ала.

— Әйтегезче, Сез бу тармакта күптәнме һәм хезмәт вазифаларыгыз нидән гыйбарәт?

— Һөнәрем буенча кондитер булсам да, язмыш үзе үк мине социаль хезмәткәрлеккә этәрде сыман. 2004 елда бирегә килдем һәм бүгенге көнгәчә шатланып-куанып эшлим. Минем вазифаларга дару, азык-төлек һәм беренчел кирәк-яраклар сатып алу, ТКХ өчен түләү керә. Ә иң мөһиме-минем карамактагы өлкәннәр (барлыгы сигез кеше) белән аралашу, чөнки алар игътибарга үтә мохтаҗ.

— Аларга мөнәсәбәтегез?

— Дулкынлану хисе кичерәм һәм кайгыртучанлык-хәстәрлек күрсәтергә тырышам, алар да мине ярата, зур ышаныч белән карый. Бу тармакта озак еллар эшләү чорында өлкән яшьтәгеләр язмышы турында байтак мәгълүмат алдым, инде бер-беребезгә тәмам ияләштек. Үзләрен начар хис итсәләр, һәрвакыт борчылам, яннарына килүем була, әбиләрем авыруларын да оныта, күңелләре дә күтәрелеп китә.

— Эшегез кайсы яклап ошый? Һөнәри кыенлыклар очрыймы?

— Алай кыенлыклар юк, чөнки эшемне игътибарлап һәм вакытында башкарырга омтылам. Яхшылык һәрвакыт үзеңә әйләнеп кайта, хезмәтемне яратам, әбиләремнең эчкерсез саф хисләре өчен яратам, йөзләрендә шатлык чаткысы күрү һәрвакыт рәхәтлек бирә.

— Гаиләдә Сезнең һөнәри эшчәнлекне хуплыйлармы? Якыннарыгыз турында бераз сөйләгезче.

— Әлбәттә, алар ярдәмен тоям. Гаиләбез зур һәм тату. Ирем белән инде 34 ел бергәбез, ике бала үстердек. Кызыбыз инде кияүдә, косметология өлкәсендә эшли, кияү мебель фабрикасында хезмәт куя. Улыбыз үзебез белән яши, ул безнең кояшыбыз, күңел юанычыбыз, кәефсезләнергә ирек бирми. Оныклар гимназиядә укый.

— Эштән буш вакытта ни белән мавыгасыз?

— Һәр ялда тату гаиләбез бергә җыела. Мунча ягабыз, учакта ризык әзерлибез, күңелле вакыт үткәрәбез. Һәвәскәр бакчачы буларак, бакчада эшләргә яратам, ишегалдыбызны төрле чәчәкләр бизи. Камыр ризыклары белән якыннарымны сыйларга да әвәсмен.

Лидия Сергеевна — эчкерсез, ачык ханым, үз карамагындагылар өчен ул чын мәгънәсендә якты нур, төп ярдәмче, якын дус. Һәм моңа гаҗәпләнәсе дә юк…

Исегезгә төшерәбез, Ютазы районы биләмәсендә халыкны социаль яклау өлкәсе Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгына караган өч учреждениедән тора:

— социаль яклау территориаль бүлеге;

 — «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» дәүләт автоном социаль хезмәтләндерү учреждениесе;

— Республика матди ярдәм үзәгенең 44 нче бүлекчәсе.

Ел саен районда 10 меңнән артык граждан — күп балалы, аз тәэмин ителгән гаиләләр, балалар һәм өлкәннәр, ветераннар һәм инвалидлар — кирәкле социаль ярдәм алуга ирешә.

Анастасия МИХАЙЛОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев