Мәктәпкә кадәр аяк киеме күргән булмады
Редакциябезгә дулкынландыргыч үтенеч белән Михаил Сивачевның сугыштагы оныгы мөрәҗәгать итте: Бәйрәкә авылында яшәүче бабасын якынлашып килгән туган көне белән котларга тели икән.
Яраткан бабакай һәм хәстәрлекле әти Михаил Борисович якыннары өчен борчыла. Без үтенечне кире кага алмадык һәм Михаил Борисовичка кунакка юл тоттык. Аның тормыш юлы белән танышыр өчен.
Михаил Борисович Сивачев Лениногорск районы Иске Письмянка авылында ишле гаиләдә дөньяга килгән. Әтисе Икенче бөтендөнья сугышы фронтларын узган. Сугыштан соңгы еллар һәркемнән тырышлык һәм көч таләп иткән. “Ул чакта балаларның бәләкәйдән үк эшләп үсүләре һәм моны теләп, аңлап башкарулары яхшы күренеш иде. Без мәктәпкә кадәр юньле аяк киеме дә күрмәдек, кемдә нәрсә бар, шуны киеп йөрдек”, - дип хәтерли Михаил Борисович. Бишенче сыйныфтан ук гаиләсенә ярдәм итә башлый ул: эштә әтисен алыштыра, авыл көтүен көтә. Ул вакытта беркем дә авырлыктан зарланмый, барысы да хезмәтнең кирәкле шәй булуын аңлый. "Югыйсә ач калыр идек!" – ди ул елмаеп. Ул елларда һәркемнең башында бер генә уй була: эш табарга һәм ач калмаска. Сигез сыйныфны тәмамлап, Михаил Минзәлә совхоз-техникумына зоотехниклыкка укырга керә. Белем алгач, хезмәткә чакырыла. Советлар Союзы чорында, барлык республикалар да бердәм булганда, яшьләрне илебезнең төрле почмакларына җибәргәннәр. Михаил Борисович Үзбәкстан якларына юл тота, ул анда ике елдан артык ракета гаскәрләрендә хезмәт итә. Армиядән соң Михаил Борисович тыныч тормышка әйләнеп кайта, гомерен туган туфрагында хезмәткә багышлый. Тракторчы була, сөрә, чәчә. «Оныгым Роман һәрвакыт минем белән трактор кабинасында йөрде, - ди ул. – Болай гына утырып йөрмәде ул, тракторда эшләргә өйрәнде, транспортка идарә итү таныклыгы булмаса да, барысын да эшли белә иде. Үҗәт һәм тырыш ул безнең, максатына ирешмичә, туктап калмый». 76 яшендә Михаил Борисович элеккечә чәмле һәм җитез. Тормыш хатирәләрен бик теләп уртаклашты, гаиләсе, оныклары һәм оныкчыклары турында сөйләде. "Гаиләбездәге бөтен ир-егетләрнең дә Ватан алдындагы бурычын үтәүләре белән горурланам мин. Улым Чечен сугышын үтте, хәзер оныгым Рома махсус хәрби операөиядә", – ди ул дулкынланып. МХО яугирләренең бабалары һәм якыннары нинди мәшәкатьләр белән яши бүген? Беренче чиратта, илгә тынычлык теләп һәм яугирләр турында хәстәрлек күреп. Оныгы өчен чираттагы посылканы әзерли алар. Михаил Борисович кызы һәм кияве белән яшәгән йортта һәрвакыт җылы һәм уңайлы мохит хөкем сөрә. Оныкчыгы Рамин дәү бабасы яныннан китми дә, аның хикәятләрен тыңлый, бергәләп телевизор карыйлар, сугышлы уйныйлар. "Оныкчыгым сугышлы уйнап кына үссен инде, - ди Михаил Борисович, сабыена яратып карап. – Алар буынына чын югалтулар һәм авырлыклар белән очрашырга язмасын".
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев