Ютазы районы яңалыклары

"Ютазы таңы" газетасы - Ютазы районы

16+
Рус Тат
Кешеләр

«Мин. Син. Татарстан» автобус туры Урыссуда булды

Автобус турын оештыручылар яшьләр арасында актив гражданлык позициясен уятуга һәм аларга 2024 елның 8 сентябрендә булачак сайлаулар турында хәбәр итүгә юнәлдерелгән чаралар уздыра.

«Бердәм Русия» төбәк бүлекчәсенең агитация проекты кысаларында 15 августтан 5 сентябрьгә кадәр автобус туры Татарстан Республикасы буенча яшьләр арасында гражданлык активлыгын үстерү һәм тавыш бирү гамәле белән танышу чараларын оештыру максатында йөри.

Урыссудагы «Мин. Син. Татарстан» автобус турының программасы кысаларында командалар арасында ярышлар булды, анда катнашучылар шулай ук районның арытаба үсеше уй-турындагы фикерләре белән уртаклашты. Яңа объектларны реконструкцияләү һәм төзү мәсьәләләре күтәрелде. Чарада яңгыраган һәр үзенчәлекле фикернең, алып баручы билгеләп үткәнчә, тормышка ашу мөмкинлеге бар. Соңыннан яшьләр төзегән үсеш карталары муниципалитет җитәкчесенә тапшырылачак.

Катнашучылар арасында мәктәп активистлары, җирле хакимият вәкилләре, яшьләр бүлеге һәм архив хезмәткәрләре бар иде. Конференция программасына сигез төркемгә бүленгән яшьләр командалары ярышлары кертелгән иде. Алар төрле мәсьәләләр чиште, уеннарда катнашты һәм районны үстерү буенча үзләренең уй- ниятләрен тәкъдим иттеләр. Соңыннан чарада катнашучыларга «Мин. Син. Татарстан» логотибы төшерелгән сумкалар бүләк иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев