Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Нәгыймә Абдулманова үзенең 102 яшьлек туган көнен билгеләде

Уруссу бистәсендә яшәүче Нәгыймә әби, бер гасырдан артык гомер кичерсә дә, саулыгыннан зарланмый, тормышны, кешеләрне ярата.

Әлеге истәлекле көнне ул озын гомерле булу серен безнең белән дә уртаклашты. Ә аның сере нәрсәдә икән? 102 яшендә булса да, Нәгыймә апа аек акылын югалтмаган, хәтере нык аның. Үзенең тормыш юлы белән безне дә таныштырды. Тумышы белән ул Башкортстан Республикасының Борай районы Кодаш авылыннан. Гаиләдә алар 12 бала булган, әмма барысы да ачлык-ялангачлык елларын кичерәлмәгән, вафат булган. Нәгыймә яшьтән үк тиредән башлык тегәргә өйрәнгән. Һәм аның бу шөгыле гаилә өчен бәяләп бетергесез ярдәм булган. Шулай итеп, Нәгыймә апа яшь чагыннан ук акча эшләргә өйрәнгән. Нәкъ менә хезмәтне ул озын гомернең төп сере дип саный.

Һәм тагын - зыянлы гадәтләр белән шаярмау. Без озын гомер серен истә калдырырга тырыштык: игелекле булырга, кешеләргә ярдәм итәргә һәм ачу сакламаска.

Якыннары кайгыртуында һәм хөрмәтендә яшәгән ветеран бүген үзен яхшы хис итә, хәтта 103нче яше белән барса да, хезмәтне ярата ул. Чәчәкләрен үзе карый, Ютазы авылындагы бакчасын сагына.

Ютазы районы башлыгы һәм ветераннар советы исеменнән Нәгыймә Абдулманованы гомер бәйрәме белән котладылар. Ә без исә аңа сәламәтлек теләдек һәм бер елдан соң, 103 яшьлек юбилеен билгеләр өчен, кабат очрашырга вәгъдә иттек.

Юлия ДӘҮЛӘТБАЕВА

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев