Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Нечкә күңелле, зирәк, хисчән…

Районда танылган шагыйрә Фәүзия Гарипова үзенең 90 яшьлек юбилее уңаеннан котлаулар кабул итте.

Юбилярны котларга район җитәкчелеге исеменнән район башлыгы урынбасары Закуан Ильясов, Урыссу авыл җирлеге башлыгы Фәния Әминова һәм район ветераннар советыннан Зоя Глушкова килде. Алар үзләренең изге теләкләрен җиткерде, бүләкләр һәм чәчәк бәйләмнәре тапшырды.

Фәүзия Гарипова - Мөслим районының Ташлыяр авылында туып үскән. Шул дәвердәге авырлыкларга карамастан, урта белем алган. Һәркем, әлбәттә, ул елларның ачлык-ялангачлыгыннан, мохтаҗлыгыннан котылырга омтылган. Фәүзия апа да яшьли, танышлары чакыруы буенча, төзелеп килүче Уруссу бистәсенә килгән. Аның Урыссудагы хезмәт юлы төзелештән башланган. Яңадан ул почта элемтәсе бүлекчәсендә, Дәүләт иминият бүлегендә эшләгән. Фәүзия Әбүбәкер кызы районда танылган шагыйрә, ул өч китап авторы. Аның шигырьләрендә зирәк, төпле фикерләр өстенлек алган. Шигырьләре искиткеч тирән эчтәлекле, җиңел укыла, күңелгә ятышлы, аңлаешлы. Гомер бәйрәмен билгеләгән көнне дә Фәүзия Гарипова кунакларны үзенең иҗат җимешләре белән сөендерде.

Өлкән яшьтәге, чал чәчле Фәүзия апа өч кызның әнисе дә. Бүгенге көндә ул кызларының берсе белән гомер кичерә. Аның тормышында барысы да – газап-михнәтләре дә, сагыш-борчулары да, шатлык-куанычлары да булган. Бүген аның тормышында барысы да -якыннарының кайгыртуы да, якташларының ихтирам-хөрмәте дә бар.

Роза ӘХМӘДИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X