Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Ныклы ихтыярлы Сәхия

Райондашыбыз тимер юлында 40 ел фидакарьләрчә хезмәт куйган.

 

Авыр тормыш юлы узган, яшь буынга батырлык һәм кешелеклелек, чыдамлык һәм сабырлык үрнәге булырлык гомер кичергән кешеләрне һәрчак ихластан кадерлиләр һәм хөрмәт итәләр. Иске Урыссу авылында яшәүче, шушы көннәрдә үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләгән Сәхия Хәмидуллина моның ачык мисалы.

Үз гомерендә күпне кичергән ветеран, тыл хезмәтчәне Сәхия Хәмидуллина Бөек Ватан сугышы михгәтләрен дә, сугышка кадәрге һәм аннан соңгы ачлык-ялангачлыкны да күргән.

Ул 1933 елда Ютазы районының Димтамак авылында күп балалы гаиләдә өченче бала булып дөньяга килгән. Әтисе Урыссуда тимер юлчылар бригадиры булып эшләгән. Кечкенә Сәхиянең балачагы Илчембәт разъездында узган. Гаиләдәге бердәнбер кызын әтисе бик яраткан. Сәхия әле дә хәтерли, әтисе аны тезенә утырткан да: «Синең үскәнеңне күрә алырмынмы, син пешергән ашларны ашарга насыйп булырмы икән?" – дия торган булган. Юк, насыйп булмаган икән. Аларның әтиләре бик иртә вафат булган, ачлык елларында борчак белән агуланып үлгән ул. Әниләре Факия 5 бала белән ялгызы торып калган. Әтиләре вафат булганнан соң гаилә Урыссуга күченгән. Факия бистәдә акушер булып эшләгән, күпләргә дөньяга аваз салырга булышкан.

Сугыштан соңгы кырыс елларда балаларга бик иртә олыгаерга туры килгән. Өлкәннәр белән бер сафта алар станок артына баскан, ашлык җыйган, урман кискән... 13 яшьлек Сәхия дә Урыссуның тимер юл идарәсенә юлчы булып эшкә урнашкан. Әмма эштә никадәр генә авыр булса да, яшьләр ял итәр өчен һәрчак вакыт тапкан. Иске Урыссу авылыннан Сәгыйдә исемле дус кызы Сәхияне еш кына кичләрен, бергә авыл клубына барырга дип, үзләренә кунакка чакыра торган булган. Һәм нәкъ менә шушы авылда ул 65 ел бергә иңне-иңгә куеп гомер иткән ире Мәгъсүм Хәмидуллинны очраткан. Гаилә корып, алар үзләре кебек үк тырыш һәм игелекле балалар - ике ул һәм өч кыз тәрбияләп үстергән.

Юлчыларның эше һәрвакыт авыр һөнәрләрдән саналган, чөнки ул чорда әле махсус җайланмалар да, тиешле техника да җитәрлек булмаган. Шунлыктан тимер юлдагы барлык ремонт эшләре дә диярлек кулдан башкарылган. Һава торышы нинди генә булуга карамастан, зәмһәрир салкынмы яки эссе челләме, кулына тимер чүкечен тоткан япь-яшь Сәхия тимер юлының төзеклеген тикшереп йөргән. Ул үз вазифасына аеруча җаваплы караган, әгәр ялгыш «стрелка» ычкынса, яки кинәт рельслар урыннарыннан күчсә?... Бу эштә хезмәт куйган хатын-кызга ничек авырга туры килгәнен күз алдыгызга китерәсезме? Өйдән төшке ашка дип алган куендагы бер телем ипи кисәге боз кисәгенә әверелгән. Ач килеш эшкә киткәннәр һәм еш кына ач килеш, өшеп өйләренә кайтып кергәннәр. Әмма Сәхия Хәмидуллина беркайчан да кыенлыклардан курыкмаган. Хезмәттәшләре белән бергә ул тимер юллары төзегән, аларны тикшергән, ремонтлаган.

Сәхия һәр эшне җиренә җиткереп һәм төгәл үтәгән, үз хезмәтенә җаваплы караган, фидакарьләрчә, намус белән хезмәт куйган. Ул ихтирамга лаек тормыш юлы үткән, үзен хәтерләгәннән бирле, армый-талмый эшләгән дә эшләгән.

Хөрмәтле ветеран бик бай әби дә әле: аның 10 оныгы һәм 17 оныкчыгы бар.

“Рәсәй тимер юллары”нда 40 елга якын көч куйган хөрмәтле хезмәткәрне элеккеге хезмәттәшләре - Бөгелмә инфраструктура дистанциясенең ветераннар советы рәисе Владимир Писаренко һәм хезмәттәш ветераннары котлады. Ютазы районы башлыгы Аяз Шәфыйгуллин исеменнән Сәхия Хәмидуллинаны районның авыл җирлекләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе Зөлфия Әминова тәбрикләде. Ул юбилярга ихлас теләкләрен җиткерде, чәчәкләр һәм истәлекле бүләк тапшырды.

Сәхия Хәмидуллинна үзенең гомер бәйрәмен туганнары һәм якыннары арасында каршылады. Шунысы куанычлы, күп еллар узса да, үзе эшләгән предприятие һәм хезмәттәшләре ветеранны, аның намуслы хезмәтен һич онытмаган.

Юлия ДӘҮЛӘТБАЕВА

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев