Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Россия Герое Рәсим Баксиков: Ватаныбызның тыныч тормышта яшәвен күрергә телибез

Россия Герое – өлкән лейтенант Рәсим Баксиков Казанда узган XI «Наше время — Безнең заман» эшләүче яшьләр иҗат фестиваленең зона этабы гала-концертында булды.

Оештыручыларның үтенече белән ул кичә ахырында тамашачыларга мөрәҗәгать итте.

«Бүген без биредә күргән әйберләр – хәйран калырлык. Алар профессиональ актерлар да , артистлар да түгел, алар – оешма һәм предприятиеләрдә эшләүче яшьләр», – дигән бәя бирде Россия Герое гала-концертта чыгыш ясаучыларга.

«Шуны әйтәсем килә – әлегә мондый егет-кызлар үз атмосферасын, үз мәдәни тормышын тудыра икән, безгә – «ленточка» артындагыларга – күпкә җиңелрәк булачак.

Чөнки без Ватаныбызның биредә тыныч, мәдәни тормыш белән яшәвен күрергә телибез», – дип искәртте Рәсим Баксиков.

Казанда XI «Наше время — Безнең заман» эшләүче яшьләр иҗат фестивале зона этабының йомгаклау гала-концертында булды.

Искәртеп, үтик Монолит кушаматлы өлкән лейтенант Рәсим Баксиков – «Дед Мороз» кушаматлы танк экипажы әгъзаларыннан берсе (баштарак гаммәви мәгълүмат чаралары, ялгышып, машинаның кушаматын «Алеша» дип язган иде). Экипаж җәен Украина Кораллы көчләре колоннасы һөҗүмен уңышлы рәвештә кире кайтаруда катнашты. Шуның өчен аның барлык әгъзалары да Россия Герое исеменә лаек булды.

  • Махсус хәрби операция РФ Президенты Владимир Путин карары белән 2022 елның 24 февраленнән бирле үткәрелә. РФ Хөкүмәтендә күп тапкырлар белдерүләренчә, махсус операция тиешле максатларга (шул исәптән Россиянең иминлеген тәэмин итә торган шартлар тудыру) ирешкәнче дәвам итәчәк.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/rossiya-geroe-rasim-baksikov-vatanybyznyn-tynyc-tormysta-yasaven-kurerga-telibez-5878050

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев