Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

«Сәламәтлек» төркемендә күңелле!

Әбсәләм авылының гаҗәеп матур бер урынында Сиринә Юлбарисова җитәкчелегендәге «Сәламәтлек» төркеме вәкилләре кече Сабантуй оештырды.

Әлеге төркем инде олыгайган, әмма ләкин күңелләре мәңге яшь якташларны берләштерә. Фәкать яшь күңел кичәге егет-кызларга, ә гади генә әйткәндә, җитештерү тармагы ветераннарына чын мәгънәсендә этәргеч булып хезмәт итә. Сәламәтләндерү гимнастикасы, ял һәм тематик чаралар уздыру, ГТО нормативларын уңышлы тапшыру, махсус хәрби операциядәгеләр өчен гуманитар йөк әзерләүдә катнашу — маскировка челтәрләре үрү, ачалата һәм башка төр ярдәм күрсәтү... Болар оешма әгъзалары тарафыннан башкарылган күркәм эшләрнең кайберләре генә.

Менә бу юлы да тынгысыз җан ияләре, халкыбызның милли гореф-гадәтләренең берсеннән булган Сабантуйда катнашып, төрле уеннарда һәм спорт ярышларында көч сынашты. Капчык киеп йөгерү, күзләре бәйләнгән килеш чүлмәк вату, катыктан тәңкә алу... Саф һавада иркенләп күңел ачу, тиз йөгерү һәм яшьләрчә җитезлек үрнәге күрсәтү генә түгел, рәхәтләнеп туйганчы бер көлү дә сәламәтлек торышына уңай тәэсир итә. Бу бәйрәмдә исә шаян-көлкегә урын зурдан иде. Әйтик, капчык киеп йөгергәндә кемнедер вестибуляр аппараты «алдаган», икенчесенә сикерүләр ифрат авыр бирелгән. Ирексездән күптән таныш «Кайда китә Балачак?» җырын искә төшерәсең. Их, аяклар канатлардай җирдән күтәреп, еракларга очырып алып киткән ул кабатланмас чаклар...

Хәер, зарар юк, биремнәрне һәммәсе дә җитез һәм җиңел үтәде. Татар милли киемнәр бәйгесе дә зур кызыксыну уятты. Шунысы игътибарга лаек, Сабантуйга күпләр дәү әниләреннән калган милли киемнәрдә килгән иделәр. Чарада катнашучыларның ул киемнәр тарихы турындагы бәянендә — үткәннәр рухы, халкыбыз тамырлары... Нәтиҗәләр ясауга килгәндә, кем әйтмешли, дуслык җиңде. Чөнки бергәләп табигатькә чыгуга вакыт-теләк табу, саф һавада йөрү, яшел киңлекләрдән, зәңгәр күктән көч-дәрман туплау кебек күркәм гамәлдә беренчеләр дә, артта калучылар да булалмый. Ә инде саф-чиста энергиягә баеган кеше бу дөньяга уңай тәэсир генә ясарга сәләтле. Һәрхәлдә, әлеге оешмадагылар нәкъ шундый фикердә. 

... Һәм янә дә. Чарада катнашучылар үзләре әзерләгән төрле тәм-том белән чәй эчмичә бәйрәм була диме? Монда артык сүз дә кирәкмидер. Тәмле! Ә күңелле чолганышта, тыныч-иркен аралашуда бигрәк тә. Кыскасы, «Сәламәтлек» төркемендә яшәү дә, иҗат итү дә менә дигән!

Роза Әхмәдиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев