Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Сугышны солдат сайламый

Урыссу бистәсендәге сугышчы-интернационалистлар хөрмәтенә куелган мемориаль комплекста совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруның 35 еллыгына багышланган митинг узды.

Бу көнне район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин, аның урынбасары Закуан Ильясов, район башкарма комитеты җитәкчесе Светелана Самонина һәм район җитәкчелегенең башка вәкилләре, төрле хезмәт һәм бүлек, оешма һәм учреждение хезмәткәрләре Әфган сугышы ветераннарына хөрмәт күрсәтте. Кулларына байраклар тоткан әфган ветераннары исә — утлы елларның тере шаһитлары.

— Бүген без илебез чикләреннән читтә хезмәт бурычын үтәгән ватандашларыбызны искә алабыз. Бу илебез тарихының фаҗигале һәм шул ук вакытта каһарманнар бите. Бүген без, үз гомерләрен куркыныч астына куеп, хәрби антларын үтәгән батырларыбызга хөрмәт күрсәтәбез. Ютазы районыннан бу сугышта 80гә якын яшь егетебез катнашты, — диде үз чыгышында район башлыгы. — Без намус белән хәрби бурычларын үтәгән якташларыбыз белән чын күңелдән горурланабыз. Бүген Украинада Рәсәй кораллы көчләренең махсус хәрби операциясе дәвам итә. Анда өлешчә мобилизация буенча районыбыздан 100 ир-егет катнаша. Алар, Ватаныбызга һәм халкыбызга хезмәт итү юлын сайлап, хәрби бурычларын каһарманнарча үти. Үз гомерләрен корбан итеп, илдәге тынычлыкны үз тормышлары бәрабәренә саклый. Бүген без сугыш кырларыннан әйләнеп кайтмаган һәм батырларча һәлак булган якташларыбызны искә алабыз. Аларның батырлыгы безнең йөрәкләрдә мәңгегә сакланачак. «Кайнар нокталар»да катнашучыларның күбесе әле бүген дә сафта. Сез безнең район яшьләрен патриотик тәрбияләүгә, үз ватаныңа карата хөрмәт уятуда зур өлеш кертәсез, Рәсәй армиясенең абруен саклыйсыз, хәрби хезмәтнең дәрәҗәсен күтәрәсез. Сезнең батырлыгыгыз, каһарманлыгыгыз үсеп килүче буын өчен үрнәк булып тора.

Әфганстан сугышында катнашучыларның иҗтимагый оешмасының Ютазы бүлекчәсе җитәкчесе Ринат Кадыйров үз чыгышында билгеләп үткәнчә, 45 ел элек, 1979 елның 25 декабрендә, Әфган халкының демократик казанышларын яклау өчен совет гаскәрләре Әфганстан Демократик Республикасына кертелде. Бу сугыш тугыз ел һәм өч ай дәвам итте. 1989 елның 15 февралендә совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгару тәмамланды, диде ул.

— Безнең егетләр танкистлар, артиллеристлар, пехотачылар, десантчылар, саперлар, шоферлар булып хезмәт итте. Сугыш бәрелешләрендә пуля һәм снаряд кыйпылчыклары яралары, контузияләр һәм башка җәрәхәтләр алды. Төбәгебезнең сугышчы-интернационалистлары арасында орден һәм медальләр белән бүләкләнүчеләр дә бар, аларның кайберләренә орден һәм медальләр һәлак булганнан соң тапшырылды.

Фәһим Мияссәров, Альберт Камалетдинов, Юрий Козин исемнәре сугышчы-интернационалистларның хәтер мәйданындагы мәрмәр диварга уеп язылган. Митингта алар хөрмәтенә тере чәчәкләр салынды. Батырларыбызның рәхмәтле якташлары, салкын плитәгә уттай кызыл канәферләрне салу өчен, мемориалга таба атлады…

Митингтан соң әфган ветераннары «Фарвин» банкет залына чәй табынына чакырылды, алар хөрмәтенә концерт тәкъдим ителде. Район башлыгы сугышчы-интернационалистларны шушы истәлекле көн белән котлады, изге теләкләрен юллады, ел саен очрашып, аралашып, бер-берсен игътибардан читтә калдырмыйча, хатирәләр белән уртаклашуның дәвам итүен, очрашуларның күркәм гадәткә әверелүен теләде. Чара ахырында Әфган ветераннарына бүләкләр тапшырылды.

Роза ИСКӘНДӘР

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев