Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Татарстан пенсионерларын мошенниклык юлы белән алдау очраклары бар

Росссия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге гражданнарның игътибарын өлкән яшьтәге кешеләргә карата мошенниклык очракларының күзәтелүенә юнәлтә.

 

Мошенниклар пенсионерларга үзләренең кыйммәтле хезмәтләрен көчләп тагу юлы белән пенсияләренең дөрес билгеләнгәнен тикшерергә тәкъдим итә. Ә социаль фонд органнарында бу хезмәт бушлай күрсәтелә.

        Күпчелек очракта пенсионерларны юридик хезмәтләр күрсәтүче фирмалар алдый, алар шактый кыйммәт бәягә гражданнарга  пенсияләрен яңадан исәпләүгә гариза язарга тәкъдим итәләр. Процедурага риза булып, пенсионерлар бәяләре берничә мең сумга җиткән хезмәт күрсәтүгә килешүләр төзи.

        "Социаль фондның барлык хезмәтләре бушлай күрсәтелә. Фонд бүлекчәләре һәм территориаль органнары хезмәткәрләре гражданнарның өйләренә йөрмиләр, өйдә нинди дә булса документлар рәсмиләштерергә тәкъдим итмиләр, СНИЛС , паспорт номерын һәм башка шәхси  мәгълүматларны чагыштыру  өчен документлар сорамыйлар. Пенсиягезнең һәм башка түләүләр күләме турында  яки социаль фонд органнары компетенциясенә керә торган башка сораулар туган очракта, сез үзегезне кызыксындырган мәгълүматны онлайн форматта гражданнарның Социаль фонд сайтындагы  шәхси кабинетында яисә Социаль фондның территориаль органнарына мөрәҗәгать итеп ала аласыз ", - дип билгеләп үтте Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

 

       Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге татарстанлыларга  шикле очракларда   8-800-1-00000-1 номеры буенча  фондның бердәм контакт-үзәгенә мөрәҗәгать итәргә киңәш итә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X