Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Татарстанда федераль ташламадан файдалану хокукы булган 224,5 меңнән артык инвалид социаль хезмәтләр җыелмасын натураль формада ала

Татарстан Республикасында федераль ташламага 224 654 кеше социаль хезмәтләр җыелмасын (НСУ) тулысынча яки өлешчә натураль формада куллана.

Татарстан Республикасында федераль ташламага 224 654 кеше социаль хезмәтләр җыелмасын (НСУ) тулысынча яки өлешчә натураль формада куллана: бушлай дарулар, медицина әйберләре һәм дәвалау туклануы продуктлары ала, дәвалау урынына бару-кайту, түләүле шифаханәләрдә бушлай дәвалану хокукыннан файдалана.
Инвалидлар, Бөек Ватан сугышында катнашучылар, һәлак булган (вафат булган) хәрбиләрнең гаилә әгъзалары, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, радиация һәм техноген һәлакәтләр нәтиҗәсендә зыян күргән гражданнар, Ленинград блокадасында яшәүчеләр, фашист лагерьларының балигъ булмаган тоткыннары федераль ташламалардан файдалану хокукына ия.

Социаль хезмәтләр җыелмасы натураль формада ташлама ияләренә айлык акчалата түләү билгеләгәндә (ЕДВ) бирелә. Аларның, ташламадан акчалата файдалану вариантын рәсмиләштереп, аена 1 469,74 сум акча алу формасына үзгәртү хокукы бар. 
Акчалата эквивалентның зурлыгы натураль хезмәт күрсәтү күләменә тәңгәл килмәскә мөмкин. Мәсәлән, дарулар, юлламалар һәм юл йөрү чыгымнары ташлама иясенә кирәкле күләмдә түләүсез бирелә. Ә менә натураль ташламаларны акчалата эквивалент белән алмаштырганда, алар тиешле ташламалар өчен каралган суммада гына биреләчәк (1132,03 сум — дару препаратлары, медицина эшләнмәләре һәм дәвалау туклануы продуктлары өчен; төп авыруларны профилактикалау өчен шифаханә-курорт дәвалануына юллама өчен — 175,12 сум; 162,59 сум — шәһәр яны тимер юл транспортында бушлай йөрү өчен, шулай ук дәвалану урынына шәһәрара транспортта бару һәм кире кайту өчен).

«Социаль хезмәтләр җыелмасын акчага өлешчә дә, тулысынча да алыштырырга мөмкин. Әмма ташламаны табигый формада алу күпчелек очракта отышлырак булуын исәпкә алырга кирәк. Бу, мәсәлән, пенсионерга кыйммәтле дарулар таләп ителгән очракларга кагыла. Социаль ярдәм чараларын натураль яки акчалата формада алу вариантлары ташламадан файдаланучылар үзләре өчен уңайлы тәэмин итү форматын сайлап алсын өчен каралган. Процесс шактый гади. Моның өчен 1 октябрьгә кадәр дәүләт хезмәтләре порталында, Социаль фондның клиент хезмәтендә яисә күпфункцияле үзәктә шәхси кабинет аша гариза бирергә кирәк. Киләсе елның 1 гыйнварыннан ташлама хезмәте гаризада билгеләгән вариантта күрсәтелә башлый», — дип искәртте федераль ташламалардан файдаланучыларга Татарстан Социаль фонды идарәчесе Эдуард Вафин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев