«Татнефть»нең генераль директоры Наил Мәганов Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә тәкъдим ителде
«Татнефть«нең генераль директоры Наил Мәганов Идел буе халыкларының рухи-музыкаль мирасын яңарткан өчен Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә тәкъдим ителде, дип яза «Нефтяные вести» газетасы.
Иҗади төркемгә шулай ук «Татнефть» Хәйрия фондының мәдәният һәм мирасны саклау өлкәсендәге проектлар җитәкчесе Павел Корчагин, төрки музыка кораллары остасы Сергей Вертелецкий, «Кадим Алмет» ансамбле сәнгать җитәкчесе Эрдни Чавлинов керде.
«Кадим Алмет» этно-музыкаль коллективы 2021 елда борынгы татар музыкасын яңарту максатыннан оештырылган. Ансамбль традицион музыканы өйрәнү һәм тарату белән шөгыльләнә, шул исәптән экспедиция тикшеренүләре, архив материалларын санлаштыру һәм үз репертуарын формалаштыру.
«Бүген коллектив Идел буе халыкларының музыкаль-шигъри мирасын актив популярлаштыра. Аның иҗаты нигезендә тарихи коралларда башкарыла торган этник әсәрләр ята», — диелә хәбәрдә.
Коллектив концерт эшчәнлеге алып бара. Аерым алганда, ансамбль Истанбулда чыгыш ясады, анда Идел буе халыкларының музыкаль традицияләренә нигезләнгән халык һәм автор әсәрләреннән торган программа тәкъдим итте.
Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге милли мәдәният һәм сәнгать үсешенә зур өлеш керткән өчен тапшырыла.
https://dzen.ru/a/ac4S-1VorWZx3voK
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев