Тату гаилә - ил күрке
Кәрәкәшледә яшәүче Җәлиловлар гаиләсе бергә яшәүләренә 55 ел тулуны билгеләде
Озак еллар бергә тату тормыш кичерүне өлкәннәр элек-электән диңгез кичүгә тиңләгәннәр. Тормыш диңгезендәге җил-давылларга каршы торырлык, ныклы ир канаты, ә аның янәшәсендә акыллы, сабыр хатын-кыз булса, гаиләгә бернинди куркыныч та янамый. Әлбәттә, андый парлар янәшәбездә бар. Шундыйларның берсе – Кәрәкәшле авылында яшәүче Зәһинә Сәгыйть кызы һәм Ислам Исмәгыйль улы Җәлиловлар. 55 ел элек кабызган гаилә учагын сүндермичә, бер сукмактан атлап, бер-берсенә терәк булып, матур итеп яши.
Аларның туу урыннары гына түгел, язмышлары да уртак, бер төрле–сугыш чоры балалары. Сугыштан соңгы елларның бар авырлыкларын үз җилкәләрендә татып үсәләр алар.
Ислам абый 1948 елның 9 апрелендә Җәүмәт авылында ишле гаиләдә өченче бала булып дөньяга аваз сала. Гаиләләрендә дүрт кыз, дүрт малай була. Бәләкәйдән үк барысы да кул арасына кереп, эшнең тәмен белеп үсә. Бер телем ипинең кадерен белү, хезмәткә зур җаваплылык белән карау, тырыш, эшчән, кешегә ихтирамлы булу сыйфатлары Ислам абыйга гаиләдән килә.
Ислам абый башлангыч классларда Ак-Чишмә мәктәбенә йөреп укый. Шушы ук авылда Зәһинә исемле бер кыз яши. Алар бер мәктәптә белем ала, клубта бергә спектакль-тамашаларда катнаша. Ничектер бу икәүгә гел егет белән кыз ролен бергә уйнарга туры килә, нәкъ шул вакытта яшьләр арасында хисләр кабынгандыр да. Зәһинә Сәгыйть кызы Ак-Чишмә авылында 1947 елның 2 февралендә төпчек кыз булып туа. Кечкенәдән актив, кызыксынучан, тапкыр булып үсә. Аларның икесе дә олылар белән бергә колхоз эшләренә йөреп, хезмәт чыныгуы ала. Ул елларда барысы да кул хезмәте белән башкарыла булган. Тырыш, җаваплы булалар, үзләрен уңай яктан гына күрсәтеп, бар эшне җиренә җиткереп эшлиләр, бер нәрсәдән дә авырсынмый бу яшьләр. Зәһинә мәктәптән соң фельдшерлыкка укый.
Яшьләр 1967 елда гаилә кора. Яшәүләре Ак-Чишмә авылында булса да, башта хуҗабикә Салкын-Чишмә медпунктына йөреп эшли. Ислам абый да колхозга балта остасы булып урнаша. 1974 елда Кәрәкәшлегә күченәләр. Бу вакытта аларның уллары Рөстәм белән кызлары Гүзәл туган була. Яшь гаилә йортларыен күчереп салып, Кәрәкәшледә урнашып, мал-туар үрчетеп яши. Бәла аяк астында йөри диләр, көтмәгәндә янгып чыгып, йортлары яна. Бурдан кала, уттан калмый, дигәндәй, бер нәрсәсез торып калалар.
Зәһинә апа һәм Ислам абый үз көчләре, тырышлыклары белән өй торгызлар, хуҗалыкта мал-туар асрыйлар. Ислам абыйның кулыннан килмәгән эше юк. Бар төзелеш эшләрен үзе башкара. Үзенең эшен пөхтә итеп үтәп, һәр нәрсәне күңелен биреп эшли ул. Авылда мәчет төзелә башлагач, ул мәшәкатьләрне дә үз өстенә ала.
Ислам абый лаеклы ялга чыккач та тынгы белми, бөтен ихтыяр көчен дини кануннар белән яшәүгә юнәлтә. 2011 елда аны авыл имамы итеп билгелиләр. Ул авыл халкына дини тәрбия бирергә омтыла, олы яшьтәге абыйларны да мәчеткә йөрергә җәлеп итә. Мәҗлесләр алып бару, мәетне озату, балага исем кушу — аңа йөкләнә. Ул кешеләргә игелекле гамәлләр кылуыннан үзен бәхетле итеп тоя.
Ислам Исмәгыйль улы һәм Зәһинә Сәгыйть кызы үзләрен бәхетле итеп саныйль. Алар шатлыкта да, кайгыда да бер-берсенә терәк була белә. 23 декабрьдә Җәлиловлар гаиләсе бергә гомер итүләренең 55 еллыгын билгеләде. Аларны шушы күркәм бәйрәмнәре белән котларга дип балалары, туганнары, күршеләре җыелган иде. Район башлыгы исеменнән башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр урынбасары Сергей Рузанов, шулай котлау белән авыл биләмәсе башлыгы Альфред Дәүләтгәрәев, хуҗалык җитәкчесе, медицина хезмәткәрләре килгән иде.
Әти-әниебезнең шундый олы күңелле булулары — безнең өчен зур байлык. Гомере буе дус-тату яшәүләре, намуслы хезмәт итүләре – безнең өчен үрнәк, — диләр балалары, Рөстәм һәм Гүзәл.
Зөбәрҗәт туй – еллар сынавына бирешмәгән олы мәхәббәтнең чагылышы, диләр. Зәһинә апа белән Ислам абый исә 55 ел бергә яшәү өчен сабырлык, бер-береңнең күңел халәтен тоеп, бер күз карашыннан аңлашып, үзара ихтирам итеп яшәү, өмет-ышаныч кына түгел, ә олы йөрәкле булу кирәклеген дә үз үрнәкләре белән дәлилли. Әйе, язмыш китергән сынаулар Җәлиловларны көчле булырга өйрәткән, ике арадагы хисләрне тагын да ныгыткан гына. Авырлыкларны бергәләп уза алуларына, булганына шөкер итеп, һәр туар көнгә шатланып, яши алар бүген.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев