Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Тракторчы Чәчкә апа

Кәрәкәшле авылында яшәүче авыл хуҗалыгы ветераны Чәчкә Әхмәт кызы Шәрәфиева үзенең гомер бәйрәмен билгеләде.

Хөрмәткә лаек ветеранның тормыш юлы шул чордагы бихисап ватандашларыбызның язмышына охшаш. Ул заманнарда авыл халкының яшәеше җиңелләрдән булмаган. Бөек Ватан сугышы башланганда, Чәчкәгә нибары җиде яшь булган. Аның яшендәге һәм хәтта аңардан кечерәк балалар да, өлкәннәр белән беррәттән, көнне төнгә ялгап, колхозда көч түккән. Чәчкә Әхмәт кызы Баулы районының Зәйпе авылында туып үскән. Җидееллык мәктәпне тәмамлагач, Киров исемендәге колхозда хезмәт юлын башлаган, бозаулар караган. Сүз уңаеннан, шул заман кызлары арасыннан ул беренчеләрдән булып тракторчы булырга укыган. Эшләгән дә, Кәрәкәшле мәктәбендә укып, урта белем турында аттестат та алган. Аның хезмәт исемлегендә кладовшик булып эшләве дә теркәлгән. 40 елдан артык хезмәт стажы булган ветеран авылдашларының, райондашларының лаеклы ихтирамын яулаган. 
Чәчкә апа тормыш юлдашы Сәгыйрь белән өч бала тәрбияләп үстергән. 

Район җитәкчелеге исеменнән юбилярны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Рузанов котлады. Котлауларга Кәрәкәшле авыл җирлеге башлыгы Альфред Дәүләтгәрәев һәм башкалар да кушылды. Бүләкләр, чәчәкләр, ихлас елмаюлар, мул өстәл... Чөнки бу көнне районның хөрмәтле ветераны, фидакарь хезмәткәр һәм, гомумән, киң күңелле, ачык йөзле Чәчәкә апаның күркәм гомер бәйрәме иде.

Роза ӘХМӘДИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев