Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Ул һәрвакыт: “Бар да яхшы”, - ди

Байлар авылында яшәүче Сәкинә Әделгәрәева узган елны улын өлешчә мобилизация буенча хезмәткә озаткан.

Чечнядагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан Рәфис Әделгәрәев бүген махсус хәрби опреция зонасында хезмәт итә.

Сәкинә Алмаз кызы - өч бала анасы. Өлкән улы Рим Урыссу химия заводында эретеп ябыштыручы булып эшли. Кызы Айгөлнең хезмәт юлы «Электросоединитель»  җәмгыяте белән бәйле. Ә кече улы махсус хәрби опрециядә.

- Без аны 2022 елның 28 октябрендә озаттык, - ди Сәкинә Әделгәрәева. - Аның белән һәрчак элемтәдә торабыз. Нәрсә кирәк дип сорасаң, ул һәрвакыт бер үк төрле җавап бирә: барысы да яхшы, бөтен нәрсә бар һәм бернәрсә дә кирәкми, ди. Ике ай Казанда өйрәнүләр узганда да шулай дип әйтә иде. Дөрес, без аның “бернәрсә дә кирәкми” дигәненә посылкалар белән  җавап бирәбез. Район җитәкчелегенә рәхмәт инде, транспорт бирү белән, кирәкле әйберләрне җыеп җибәрәбез. Гадәттә, бер тартма урынына берничә тартма җыела. Улым тепловизор сораган иде,  хатыны сатып алып җибәрде. Мин ул тепловизорны телогрейка кебек җылы өс киеме дип уйлаган идем. Баксаң, аны төнлә ерак араны күзәтү өчен кулланалар икән. Бер сөйләшкәндә Рәфис отпускка кайту өчен исемлек төзүләре турында хәбәр итте. Әлегә төгәл белмим, бәлки апрель азагына кайтыр да. Без моңа бик өметләнәбез һәм аны көтәбез.

- Димәк, улыгыз армиядә “кайнар ноктада” хезмәт иткән иде?

- Әйе. Чечен Республикасында ул вакытта тыныч түгел иде.

- Улларыгыз балачакта нинди булды? Шук-шаянмы?

- Мәктәптә уртача укыдылар. Ләкин тәртип бозмадылар, өйдә нәрсә эшләргә кушсаң, шуны эшләделәр. Һәрвакыт һәр җирдә ярдәм иттеләр. Без бит хуҗалыкта мал-туар да тотабыз, бакчада да эш шактый. Кыскасы, эш һәр кешегә җитәрлек. Мәктәпне тәмамлагач, алар яхшы эшче белгечлеге алдылар, эретеп ябыштыручы булырга укыдылар. Һәрчак кирәкле, “ашатучы” хезмәт... Ике улым да эш сөючән, ирем белән алардан бер дә зарланмыйбыз. Улым эшләгән Урыссу руда булмаган материаллар предприятиесендәгеләр дә шундый ук фикердәдер, дип уйлыйм. Килен, Рәфисның хатыны, химия заводында эшли. Кызлары Амалия әтисен зарыгып көтә. Ул безнең Урыссу башлангыч мәктәбендә беренче сыйныфта укый.

Сәкинә ханым үзе бүген инде юкка чыккан Яңа Юл авылыннан. Биредә ул башлангыч сыйныфны тәмамлаган, монда туган як табигатенең матурлыгын күңеленә сеңдергән. Азнакайда штукатур-буяучы һөнәренә укыган, соңгы 25 елда Урыссу үзәк район хастаханәсенең административ-хуҗалык өлешендә эшли. Сүз уңаеннан, апрель аенда Сәкинә Алмаз кызының туган көне, 20се көнне аңа 61 яшь тула. Апрель аенда ул үзе өчен иң зур бүләкне алыр - улы ялга кайтыр, дип ышанасы килә. Ә тагын да яхшырагы – бөтенләйгә кайтуы. Тынычлык дөньядагы бар сугышларны җиңәргә тиеш. Бүген һәркем шуңа өметләнә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X