Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Ватанга хезмәт — үзеңә хөрмәт

Керкәле авылы егете Атлас Гаязов хәрби хезмәтне чик буе гаскәрләрендә үткән, ә бүген ул контракт буенча махсус хәрби операциядә катнаша.

Хәрби хезмәтенең берничә ае эчендә ул сугышчан батырлыгы өчен Батырлык ордены белән бүләкләнә — хөкүмәт бүләген аңа Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тапшыра.

Атлас Гаязов тумышы белән Ютазы авыл җирлегенә керүче Керкәле авылыннан. Әмма чит төбәккә йөреп эшләсә дә, ул рәсми рәвештә туган йортында теркәлгән булган. Шуңа да Ватан алдындагы бурычын үтәргә туган җиреннән китә. Махсус хәрби операция башлангач та Атлас беренчеләрдән булып үз теләге белән шунда юллана. Хезмәт итү дәверендә яралана — кулына кыйпылчык эләгә. Госпитальдә дәвалана, Казанда савыгу курслары үтә һәм инде 2023 елның августында Оборона министрлыгы белән контракт төзеп, сугышка китә.

Күптән түгел ул туган нигезенә кыска вакытлы ялга кайтып киткән.

 — Дәвалану сәбәпле ялга вакытында кайта алмаган иде Атлас, — ди ил сакчысының әнисе белән бертуганы, — шунлыктан соңгарак калып, быел июльдә генә кайтты. Күптән түгел янә хезмәт иткән урынына китте.

Батыр якташыбыз аз сүзле, хезмәте турында сөйләргә яратмый. Хәер, без аның күңел түрендә ниләр йөрткәнен белә дә алмабыз. Әмма шунысы аермачык: ул бик тәвәккәл һәм чын батыр.

Исегезгә төшерәбез, Батырлык ордены белән кешеләрне коткарганда, җәмәгать тәртибен саклаганда, җинаятьчелеккә каршы көрәштә, табигый бәла-казалар вакытында күрсәткән фидакарьлек, батырлык һәм кыюлык өчен, шулай ук хәрби, гражданлык яки хезмәт бурычын үтәгәндә тормыш өчен куркыныч тудырган шартларда кылган кыюлык һәм тәвәккәл гамәлләр өчен бүләклиләр.

Атласның әнисе Гөлсинә Гаязовага, улын лаеклы тәрбияләгәне өчен, район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин Рәхмәт хаты тапшырган.

Роза Искәндәр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев