Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Хатын-кыз - ана

Ютазы авылында яшәүче Айгөл Солтанова «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика бәйгесенең төбәкара этабында җиңү яулады.

Ул әлеге бәйгедә “Хатын-кыз – ана” бүлеге буенча катнашты. Нәкъ менә шушы өлкәдә аның сөйләр сүзләре, бүлешер киңәшләре җитәрлек. Айгөл белән Айдар Солтановлар алты бала тәрбияли, аларның икесе инде зурлар, үз тормышлары белән яши. Егерме биш яшьлек Булат Казанда, егерме өч яшьлек Азат Чаллыда гомер кичерә. Өченче уллары Саматка 16 яшь. Без барган көнне ул Томскида – гер спорты буенча Рәсәй чемпионатында иде. Сүз уңаеннан шуны да билгеләп узарга кирәк, Ютазыда әлеге спорт төре буенча көчле мәктәп эшли. Солтановларның бердәнбер кызлары - 12 яшьлек Сәминә рәсем ясау  белән кызыксына. Ул безне бик теләп үзенең акварель белән ясалган эшләре белән таныштырды. Сигез яшьлек Сөләйман исә ике су ташбакасын тәрбияләп тора, шулай ук үсемлекчелек белән кызыксына. Өч яшьлек Ислам тиз арада безнең алдыбызга яшел үсенте утыртылган бер савыт китереп куйды. Янәсе, менә минем абыем нинди! Ислам, аңлашыла ки, һәркем өчен иң яраткан, сөйкемле, һәрчак елмаеп кына торучы төпчек малай.

- Сез ничек җитешәсез? – дип сорыйм Солтановлардан.

- Кечкенәләре белән бер мәшәкать тә юк, - ди гаилә башлыгы. – Ә менә күчеш чоры җиткәч, мин-минлекләре уяна башлый. Тик безнең балалар белән андый каршылыклар булмады. Чөнки һәрберсенең үз эше, вазифасы бар, ә хезмәт ул кешене һәртөрле начарлыклардан саклый.

- Әгәр алар нәрсәдер эшләргә тели икән, бездә чикләү гадәте юк, - дип дәвам итә балаларның әнисе. - Әйтик, кекс пешерергә телиләр икән, аш-су бүлмәсенә керәләр дә пешерәләр. Мин аларны онга яки башка әйбергә кагылудан тыймыйм, мәсәлән, кечкенәләргә пычакка тотынмагыз, киселерсез, димим. Ялгыш берәр җирләре киселә икән, димәк, бу аларга сабак булачак. Беләсезме, гаиләдә бер бала булганда кыенрак. Андый бала һәрвакыт «юрганны үзенә тарта». Ә берничә бала булганда, кечеләре һәрвакыт олыларыннан үрнәк ала. Аларга бергә һич тә күңелсез түгел.

Солтановлар ислам кануннары буенча яши, алар моңа аңлы рәвештә килгән. Балалары да намаз укый, алар гомумкешелек кагыйдәләрен яхшы белә. Гаилә башлыгы нефть тармагында эшли. Әмма хуҗалыкны хатыны җилкәсенә генә аудармаган. Айгөл, әлбәттә, йорттагы уңайлы мохит, җылылык һәм өйдәгеләрнең иминлеге өчен җаваплы. Шулай да умартачылык, яшелчә бакчасы, терлек-туар ир-атның көчле кулын һәм игътибарын таләп итә. Солтановлар гаилә кәсепчелеген җәелдереп җибәргән. Сыр ясау өчен ике сыерның сөте җитә, диләр. Интернет аша сыр ясау серләрен  өйрәнгәннәр, ачыткы һәм ферментлар кебек кирәкле кушылмаларны яздырып алганнар һәм эш башлаганнар. Сырны ничек саталар, дисезме? Сырның тәмен лаеклы бәяләгән даими сатып алучылар арасында ул тиз таралып бетә. Өстәвенә, өйдә өстәлдән бервакытта да каймак һәм сөт өзелми. Айгөл Харрас кызы балавыз һәм прополистан крем әзерләү технологиясен үзләштергән. Бу кремнар тән тиресендә җитди җитешсезлекләр булган кешеләр өчен искиткеч табыш.

Күп балалы ана буларак, Айгөл инде җиде ел дәвамында иганәчелек белән шөгыльләнә. Ул оештырган эш бүген авыл балаларының әти-әниләре арасында аеруча танылу алган. Инде буй җиткән балаларының өс һәм аяк киемнәрен кечерәк балаларга тапшыручы әти-әниләр яхшы белә аны. Бу киемнәрнең барысы да, әлбәттә, яхшы хәлдә. Айгөлгә үз балаларына кием сатып алырга теләгән әниләр мөрәҗәгать итә. Менә шундый игелекле эш башкара ул.

Ә хәзер ял турында. Гаиләдәгеләрнең барысы да табигатьне, шул исәптән кышкы урманны ярата. Чаңгы кияләр дә – алга, җилгә таба, саулык артыннан юл алалар. Айгөл Солтанова  үзе фитнес белән шөгыльләнә икән. Бу аның зифа буй-сыныннан ук күренеп тора, үз яшеннән күпкә яшьрәк күренә ул. Уллары Азатның тиздән уллары туачагын белгәч кенә Солтановларның инде ничә еллар бергә иңгә-иң куеп гомер итүләрен чамаладым.

- Димәк, тиздән әби-бабай булачаксыз? Әле бик яшь бит сез…

- Нигә алай дисез? Миңа 48 яшь, миннән алданрак бабай булган дусларым да бар, - дип җавап бирә Айдар Солтанов.

Кешенең шәхесе гаиләдә, ул үскән мохиттә тәрбияләнә. Солтановлар гаиләсенә карап, җәмгыятебезнең нинди кешеләргә ия булуын чамалау кыен түгел. Һичшиксез, кешелекле, тәртипле, аек акыллы кешеләргә.

Сүз уңаеннан. Айгөл Солтанова «Ана даны» медале белән бүләкләнгән. Ә республика бәйгесендә җиңгән өчен ул кубокка һәм иҗтимагый оешма рәисе Зилә Вәлиева имзалаган дипломга лаек булган.

Роза ӘХМӘДИЕВА

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X