Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Кешеләр

Яшисе килә әле, дөньялар матур булгач, яшисе килә!

Кичә, 1 июльдә, Бәйрәкә авылында гомер итүче Рәйхана Мортаза кызы Әхмәтшина үзенең 90 яше тулу уңаеннан котлаулар кабул итте.


Бер уйласаң инде 90 яшь - бик зур сан кебек, әмма әле туксан гына - сан гына дип, 100 гә кадәр яшәргә насыйп итсен, Ходай!
Үзенең тормышында булган мизгелләр турында да сөйләп үтте хөрмәтле  Рәйхана апа.
- Мин үзем шушы авылныкы булам инде. Кечкенә чактан ук эшләп үстек, күпне күрдек. Бер класс та укымаган килеш, сарык көтүе көттем. Көтүгә чыкканда кулыма китаплар тоттырып чыгарып җибәрәләр иде, укырга өйрәнергә кирәк бит, хәрефләрне таный белергә кирәк иде...
    - Без күргән ачлык елларын беркемгә дә күрергә язмасын! Ул авыр елларның ничек үткәнен кабат берәү дә күрмәсен, еллар тыныч булсын! Хәзер менә дөньялар бөтенләй икенче!
Бүген юбилярыбыз бәхетле тормыш белән яши. Ә иң мөһиме, аның үзендә дә әле яшәү дәрте зур. Балалары хезмәт сөючән, сабыр, бик тырыш кешеләр. Үзенең мәрхүм ирен горурланып телгә ала Рәйхана  апа.
- Ул һәрвакыт гаиләбезнең тоткасы булды. Һәр эшкә дә өлгерде, тырыш булды. Зур нигезле, ныклы ихаталы йорт салып калдырды. Аллаһка шөкер, торырга  җиребез, ашарга ризыгыбыз, ятарга җиребез бар. Бөтен җирне бастырып китте бит, шундый уллар үстереп. Рәхмәт яугыры, бик зур байлык калдырды үзеннән соң.
  -  Яшисе килә әле, дөньялар матур булгач, яшисе килә! Күзем бик яхшы күрмәсә дә, гәзит килгән саен эре хәрефле җөмләләрне укырга тырышам, - дип шатландырды безне Рәйхана апа.
    Рәйхана  Мортаза кызын 90 яше белән район башлыгы урынбасары Закуан Ильясов,  районның ветераннар советы рәисе Владимир Петров, Бәйрәкә авыл җирлеге башлыгы Альбина Әхмәтшина  һәм авылның ветераннар советы рәисе Әлфия Хаҗиева да тәбрикләде. Озын гомер кичерүче Рәйхана апабызга Рәсәй Президенты Владимир Путин да котлау хаты җибәргән икән.
Бүген юбилярны котларга килгән һәрбер кеше  аңа нык сәламәтлек һәм бәхетле гомер теләде.
Автор: Лиана Хәйруллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев