Ютазы районы яңалыклары

"Ютазы таңы" газетасы - Ютазы районы

16+
Рус Тат
Кешеләр

Язмышның михнәте дә, сөенече дә бихисап

Тыл ветераны Мәгъсүм Галләмов үзенең 90 яшьлек юбилее уңаеннан котлаулар кабул итте.

Мәгъсүм ага күркәм юбилеен туганнары һәм якыннары арасында каршылый. Алар тормыш юлдашы белән дүрт кыз һәм бер ул тәрбияләп үстергәннәр. Бүген Мәгъсүм ага кадер-хөрмәттә гомер кичерә. Авыр чорларны кичергән күп кенә ватандашларыбыз кебек үк, ул икмәк, бер телем ипи кадерен балачагыннан яхшы белә. Үзәкләргә үткән ачлык-ялангачлыкны онытырлыкмени? Яңа Юлда туып үскән Мәгъсүм ага үз авылларында икмәкнең булмавын, урып-җыюдан соң ашлыкны колхозчыларга бирмәүләрен әле дә хәтерли. Хәзер моның сәбәбен беркем дә әйтә алмас инде. Бу сорау аксакалның күңелен һәрчак кырып тора: ни өчен Чикбүләк, Баланлы һәм Хөррияттә колхозчыларга хезмәт көненә ашлык таратканнар да, аларда юк?

-Чикбүләктә әнинең абыйсы яши иде, - дип хатирәләре белән уртаклаша Мәгъсүм Гарәф улы, - ул үзе бик мәрхәмәтле булса да, хатыны усал һәм саран иде. Без, балалар, аларга «кунакка» барырга мәҗбүр була идек. Абый, хатынына күрсәтмичә генә, безгә ашлык бирә. Бәлки ул шулай ярдәм итмәсә, без исән дә калмас идек…

- Ә сез нәрсәләр белән мавыга идегез, нинди уеннар уйнадыгыз? – дип сорыйм ветераннан. – Һәрвакыт эш белән генә мәшгуль булмагансыздыр, мөгаен, эш көннәрен ямьләрлек шөгыльләрегез булгандыр.

- Хәтерлим әле, «театр» да катнашкан идем. Күрәсең, охшатып уйнаганмындыр инде. Бервакыт миңа намаз укый торган бабай ролен бирделәр. Образга ныграк кереп китеп, намаз укыганда ялгыш якка борылганмын. Шулвакыт залдагылар кычкыра: Кәгъбә ягына кара! Менә шул хәл нигәдер хәтергә кереп калган. Аннары безгә һәрчак Кашап картның керүе истә калган. Кергән саен: "Ә сине кайчан алалар?" – дип сорый иде әтидән. Сугыш вакыты, әни энем белән авырлы. Әтине фронтка 1942 елның кышында алдылар, ә 1943 елда аның һәлак булуы турында хәбәр алдык. Алдагы көнне генә аңардан хат килгән, “атлар карыйм, барысы да әйбәт”, дип язган иде…

Нинди генә михнәтләр күрсә дә, язмыш Мәгъсүм агага мәрхәмәтле булып чыга. Тормыш юлдашы белән ул бәхетле гомер кичергән. Хатыны кунакчыл, эш сөючән, ә иң мөһиме – өйдәге бар нәрсәне тәртиптә тота торган күркәм кеше булган. Балалары кече яшьтән үк йортта кем хуҗа икәнен белеп үскән. Аларга рөхсәт ителгән чикләрне искә төшерү өчен әниләре авызыннан чыккан “атагыз” сүзен ишетү дә җиткән.

Бу истәлекле көнне юбилярны район җитәкчелеге исеменнән район башлыгы урынбасары Закуан Ильясов котлады. Ул ветеранга изге теләкләрен юллады һәм бүләк тапшырды.

Роза ӘХМӘДИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев