Җырчы Илнат Фархуллинның кызы туган
Илнат Фәрхуллин үзенең «подписчиклары» белән шатлыклы хәбәр уртаклашкан
Татарстанның атказанган артисты Илнат Фәрхуллин социаль челтәрләрендә шатлыклы хәбәр белән уртаклашкан – аның тормыш иптәше Регина кыз тапкан.
Исегезгә төшерәбез, гаиләдә бәби туу көтелүе турында Регина Илнатка гастрольләр вакытында хәбәр иткән булган.
Чыгыш вакытында Регина аның янына килгән дә: «Безнең балабыз булачак», — дигән. Илнат башта әйткәннәрен берьюлы аңлап та бетермәгән. "Мин:"ярый, молодец", — дидем. Соңыннан гына аңладым... мин бит әти булачакмын!", — дип сөйләгән артист.
https://tnv. ru/news/obshchestvo/551350-ilnat-farkhullin-podelilsya-s-podpischikami-radostnoy-vestyu/?utm_source=yxnews&utm_medium=desktop&utm_referrer=https%3A%2F%2Fdzen. ru%2Fnews%2Fstory%2F0916ac1b-1232-526e-b273-e3884ed4781b
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев