Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Конкурслар

Һәр гаиләнең үз гореф-гадәтләре

«Минем гаиләм — минем байлыгым» — шул исемдәге конкурс күптән түгел Иске Урыссу авылының Мәдәният йортында узды.

Анда авыл халкы һәм әлеге төбәк вәкилләре катнашты, чара Гаилә елы кысаларында узды. 

Мәхмүтовлар, Рәфыйковлар һәм Гайнетдиновлар гаиләләре катнашты бу чарада. Бәйге Гаилә күргәзмәсе-презентациясе, шулай ук «Таныш булыйк» иҗади презентациясеннән гыйбарәт иде. Исеменнән үк аңлашыла ки: катнашучылар үз гаиләләре, мавыгулары турында сөйләде, иҗади осталыкларын күрсәтте.

Акыллылар бәйгесе«ндә конкурсантларга төрле сораулар бирелде, бәхәсчеләр дөрес чишелеш таләп иткән катлаулы хәлдән чыгу юлын эзләде. Конкурсант гаиләләр чыгышын мәртәбәле жюри — Урыссу авыл җирлеге башлыгы Фәния Әминова, Ютазы район советы җирлекләре белән эш бүлеге башлыгы Зөлфия Әминова һәм Иске Урыссу мәктәбе директоры Айназ Мортазина бәяләде. 

Конкурсантлар чыгышыннан соң районда танылу алган Йосыповлар гаиләсе сәхнәгә күтәрелде. Алар ныклы гаилә нигезләрен «зыян китермичә» саклау серләре белән уртаклашты. Ә инде районның «Супер Дәү әнисе» Мәүлидә Рәфыйкованың дәртле-шаян чыгышы чарага аерым бер ямь өстәде.
Иске Урыссу мәктәбе укучылары Нурислам Хафизов, Илназ Нигъмәтуллин һәм Дилназ Хәбибуллина да үзләренең гаилә кыйммәтләре белән ихлас уртаклашты. Бәйрәм бер сулышта — күңелле, иҗади, рухи күтәрелеш мохитендә узып та китте. Тамашачылар һәр катнашучыны җылы сәламләде һәм чын мәгънәсендә бәйрәм кәефе бүләк иткәннәре өчен зур рәхмәт белдерде. Конкурс нәтиҗәләренә килгәндә, гәзит укучылар үзләре үк аңлагандыр, әлбәттә дуслык җиңде: һәр гаилә үзенчә кабатланмас, һәркайсына һичшиксез тиңләшергә мөмкин. Бәйгечеләрнең барысы да моңа лаек! 

Чара азагында конкурста катнашучыларга иганәче — район советы депутаты Илгиз Галиевтан кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев