Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Конкурслар

Ютазылылар да «Бергә»!

Якты-чагу сәләтле ютазылылар бәйгедә үз иҗат җәүһәрләрен тәкъдим итте.

18 һәм 19 апрельдә Азнакай шәһәрендә «Без бергә» республика балалар халык иҗаты фестиваленең төбәк өлеше узды.

Бу турда республиканың берничә районыннан бәйгенең муниципаль өлешендә җиңүчеләре катнашты. Ютазы вәкилләре бәйгедә декоратив-кулланма иҗат күргәзмәсе һәм концерт программасы тәкъдим итте.

Милли үзенчәлек хас булган гаҗәеп күргәзмәне Балалар иҗаты үзәге хезмәткәрләре әзерләгән иде. Моннан тыш, сәләтле якташларыбыз — Тимофеевлар гаиләсе «Без бергә» Республика бәйгесенең төбәк өлешендә районыбызны «Осталарның гаилә династиясе» юнәлешендә тәкъдим итте.

Концерт программасы белән исә районның гомуми белем бирү мәктәпләре, өстәмә белем бирү учреждениеләренең сәләтле солистлары һәм иҗади коллективлары лаеклы чыгыш ясады. Хореография, вокал, халык вокаль ансамбле, сәнгатьле уку, театр иҗаты, инструменталь ансамбль һәм иҗади музыкаль гаилә юнәлешләрендә барлыгы 16 чыгыш тәкъдим ителде. 

«Без бергә» балалар халык иҗаты фестиваленең барлык катнашучылары да чагу, дәртле-ялкынлы чыгышлар әзерләгән иделәр.
Бәйге нәтиҗәләре соңрак билгеле булачак. Арытаба лауреатлар республика этабына үтәчәк.

Анастасия МИХАЙЛОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев