Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Конкурслар

Мәктәп партасыннан — уйлап табучылар сафына

Ютазы мәктәбе укучыларының уйлап табу эшләре республика дәрәҗәсендә бәяләнде.

7б сыйныф укучылары «Минем кечкенә Ватаным» һәм «XXI гасыр Кулибины» яшь уйлап табучылар республика олимпиадаларында үзләрен танытуга иреште. 

Мисалга, Зәлинә Гәрәева һәм Сәлим Мөгыйнов беренче, Самина Солтанова — өченче дәрәҗә дипломга ия булды. Укучылар физика укытучысы, техник фәннәр кандидаты Станислав Филлиповта шөгыльләнәләр. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, педагог елның елында үз тәрбияләнүчеләрен Казандагы республика олимпиадасына әзерли, укучылар исә бәйгедән алдынгы урыннарсыз кайтмый. 

Ә хәзер яшь ютазылыларының уйлап табу эшләре турында берничә сүз. Әйтик, Зәлинә Гәрәева «Үсемлекләр үстерү өчен җайланма» проекты өстендә эшләгән. Әлеге уйлап табу үзенчәлеге шунда ки, өстәмә яктыртуга мохтаҗ үсентеләр аны бертигез яктылык кайтаргычлары булган электр лампасы беркетелгән терәк рәвешендәге җайланманы кулланганда алырга мөмкин. Сәлим Мөгыйнов жюри әгъзаларын "Пайка өчен төтен тоткыч«ы белән гаҗәпләндерде. Ягъни мәсәлән, эретеп ябыштыру эшләре вакытында зарарлы төтен бүленеп чыга. Фильтр куллану исә агулы парларны суламыйча эшләргә ярдәм итәчәк. Самина Солтанова эше дә хәзерге чорда зур әһәмияткә ия. Ул автомобиль юлларында тузан тотучы җайланма уйлап тапкан. Әйтик, автомобиль бамперларында әлеге табышны куллану машиналарга һаваны пычрату гына түгел, ә бәлки чистарту да мөмкинлеген бирер иде. Моның өчен автозаводларда Ютазы мәктәбе уйлап табучысының чистарту җайланмасын исәпкә алып, бамперлар конструкциясен үзгәртү генә таләп ителер иде. Төптән уйлаганда, файдага гына бит! 

Кабат исегезгә төшерәбез, зирәк малай-кызлар мәктәп укытучысы Станислав Филлипов җитәкчелегендәге «Робот техникасы» түгәрәгендә шөгыльләнеп, алдан күрүчәнлек һәм логик фикерләү сәләтенә ия була.

Роза Әхмәдиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев