Июльдә Казаннан Абхазиягә туры авиарейслар ачыла
Русиянең Nordwind Airlines авиакомпаниясе 19 июльдә Казан — Сухум маршруты буенча туры рейслар ача.
Бу хакта авиакомпаниянең рәсми сайтында хәбәр ителә.
«Авиакомпания Абхазиягә очышлар программасын шактый киңәйтә. Бу җәйдә расписание Русиянең кайбер шәһәрләреннән Сухум аэропортына туры даими рейслар белән тулыландырыла», — диелә хәбәрдә.
Казаннан Сухумга һәм кире юнәлештә рейслар сишәмбе һәм якшәмбе көннәрендә башкарылачак. Юлга өч сәгатьтән артык вакыт китә.
Русия халкына Абхазиягә керү өчен виза кирәкми.
Тулырак: https://tatar-inform. tatar/news/pryamye-regulyarnye-aviareisy-iz-kazani-v-abxaziyu-otkroyutsya-v-iyule-5925605
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев