Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Көнүзәк

ТР Хезмәт министрлыгы махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен социаль ярдәм турында бәян итте

Хәзерге вакытта Татарстан Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының төп бурычларының берсе – махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү.

Бүген Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында үткән утырышта Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова тармакның 2025 елга максатлары һәм эш бурычлары белән таныштырган.

Ярдәм чараларына социаль киңәш-табыш итүдән тыш эшкә  урнаштыруга кадәр керә. ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Александр Терентьев төбәктә 2024 ел азагында узган иҗтимагый тавыш бирү турында искә төшерде. Анда Хезмәт министрлыгы эшенең 15 юнәлеше буенча тавыш бирү узган. 4,6 мең кеше тавыш биргән.

Аталган максатлар арасында:

Махсус хәрби операциядә  катнашучылар һәм аларның гаиләләренә комплекслы социаль-реабилитация ярдәме күрсәтү.

«Махсус операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына социаль ярдәм һәм реабилитация чаралары комплексын гамәлгә ашыру – һичшиксез өстенлек юнәлеш. Мәшгульлек хезмәте тарафыннан икътисадның өстенлекле тармаклары предприятиеләре вакансияләренә кандидатларның кимендә 50 процентын сайлау. Мәшгульлекне оештыруга төзелгән социаль контрактлар өлешен контрактларның гомуми саныннан кимендә 85 процент дәрәҗәсендә тәэмин итү», - дип искәртте Терентьев.

Моннан тыш, сайланган өстенлекләр арасында – бюджеттан тыш сектор өчен социаль партнерлык кысаларында билгеләнгән минималь хезмәт хакы күләмен үтәүне тәэмин итү һәм инвалид балаларны (94% тан 97% ка кадәр) һәм өлкән инвалидларны (90% тан 95% ка кадәр) социаль тернәкләндерү буенча хезмәтләрне колачлау өлешен арттыру.

Өстенлекле максатларны үтәү нәтиҗәләре турында ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте. Ул махсус операциядә катнашучыларга ярдәм итү мәсьәләсенә аерым игътибар бирде .

«Бүген көн тәртибендә торган иң әһәмиятле тема – махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына социаль ярдәм, хезмәт күрсәтү һәм реабилитацияләү чаралары комплексын гамәлгә ашыру.

Хәзерге вакытта Татарстаннан 3 меңнән артык сугышчы демобилизацияләнгән. Аларны тыныч  тормышк шартларына ияләштерү- кайтару өчен бердәм эш плаы төзелде:

Белем алу яки укуны тәмамлау мәсьәләләре Мәгариф министрлыгы белән берлектә хәл ителә.

Катнашучыларны кичекмәстән кабул итүгә әзер эш бирүчеләр исемлеге алып барыла.

Социаль контрактлар аша үз эшләрен ачу өчен ярдәм күрсәтелә.

- Бу – безнең вазифа түгел, ә иң изге бурычыбыз,-  диде Эльмира Зарипова.

https://dzen.ru/a/aZXWuNSrMzjM2geP

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев