Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Алабакүлдә яшәүче Әнвәрия Вахитованың гомер бәйрәме

Алабакүл авылында яшәүче хезмәт ветераны Әнвәрия Салих кызы Вахитова шушы көннәрдә үзенең олуг юбилеен - 95 яшьлек туган көнен бәйрәм итте.

Бөтен ил халкы ачлыктан тилмергән 1922 елда Бәйрәкә авылында тау ул. Әнвәрия Салих кызы, әти-әнисе мөгаллимнәр булган ишле гаиләдә үсә. Кечкенәдән гыйлем дөньясына тартылып үскән кыз урта мәктәпне яхшы билгеләргә генә тәмамлый. Әнвәрия Вахитова укытучылар әзерли торган курсларда белем ала һәм гомер буе балалар укыта. Республиканың атказанган укытучысы башлангыч белем биргән укучылар арасында табиблар да, инженерлар да, үзе кебек үк педагог булган шәхесләр дә юк түгел. Озын һәм гыйбрәтле тормыш юлы узган юбилярны данлыклы юбилее белән район җитәкчелеге исеменнән башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Джанна Волкова, халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы Светлана Кәримова, ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова, Димтамак авыл җирлеге башлыгы Марс Ямалеев, башлангыч ветераннар оешмасы җитәкчесе Ринат Әхмәдишин тәбрик итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев