Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Алар һәрвакыт кайгыртучанлыкка һәм игътибарга мохтаҗ

Халыкара инвалидлар көне уңаеннан игълан ителгән ункөнлек 3 декабрьдән 10 декабрьгә кадәр барды.

Бу чара сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен оештырыла. Ункөнлекне ябу кысаларында Урыссу бистәсенең «Березка» кафесында «Игелек дөньяны коткарачак» дигән чара узды. Анда инвалидлар җәмгыятенең барлык әгъзалары да чакырылган иде. Чарада Башкарма комитет җитәкчесенең җәмәгать мәсьәләләре буенча урынбасары Сергей Рузанов катнашты. Сәламләү сүзе белән катнашучыларга инвалидлар җәмгыяте рәисе Гүзәлия Шәрәфиева мөрәҗәгать итте. Бәйрәм җыр-биюләр, чәй табыны белән күңелле үтте. Барлык катнашучылар һәм кунаклар да яхшы кәеф, күтәренке рух һәм ярдәм алды. «Березка» кафесында Лилия Кольцова һәм Әлфия  Мостаева, җыелыштагыларның йөрәкләрен берләштерде. Бу көнне биредә хөкем сөргән игелек, тормыштагы кыенлыкларга карамастан, бер-береңә ярдәм итүнең мөһимлеген искә төшереп, барысын да чолгап алган кебек булды. Чәй эчкәндә катнашучылар җылы сүзләр һәм тарихлары белән уртаклашты, дуслык һәм үзара ярдәмләшүнең кыйммәтен ассызыклады. Бу кичне һәркем яхшылыкның, чыннан да, әйләнә-тирә дөньяны яктылык һәм өмет белән тутырып, үзгәртә алуын тойды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев