Бәйрәкә халкында сораулар күп булды
Кичә узган гражданнар җыенында Бәйрәкә авыл җирлеге халкы шәхси ярдәмче хуҗалыклар сата торган сөткә түбән хак куюларына карата ризасызлык белдерде.
Район башкарма комитетының авыл җирлекләре белән эшләүче бүлек начальнигы Рәис Галимов җавап итеп, һәр чимал эшкәртүче үз бәясен куюын аңлатты. Аңа авыл халкыннан кергән башка берничә сорауга да ачыклык кертергә туры килде. Бәйрәкә авыл җирлеге территориясендә урнашкан "АгроМир" лидеры Сирин Галиевның да район җитәкчелегенә һәм башка хезмәтләргә карата сораулары шактый булып чыкты. Бәйрәкәлеләр юллар торышыннан, үз торак пунктларына "Чиста су" программасының әле дә булса килеп җитә алмавына, телефон элемтәсе, электр энергиясе белән тәэмин итүче хезмәтләр эшеннән канәгатьсезлекләрен белдерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев