Димтамак укучылары – Батырлык дәресендә
Бүген Димтамак төп гомуми белем бирү мәктәбе базасында алда торган май бәйрәмнәре уңаеннан ачык дәрес узды.
"Сугыш урлаган балачак" дип исемләнгән чарада катнашучыларны Димтамак авыл җирлеге башлыгы Марс Ямалеев сәламләде. Мәктәпнең педагогик коллективы Бөек Ватан сугышы китергән афәт турында кыскача, шул ук вакытта гыйбрәтле мәгълүмат белән чыкты. Яшь буын вәкилләре каршында сугыш чоры балалары - Димтамак авыл җирлегенең башлангыч ветераннар советы рәисе Ринат Әхмәдишин, Тарлау авылыннан бөтен гомерен балалар укытуга багышлаган ветеран мөгаллимә Галия Латыйпова, тормышын халык хуҗалыгын күтәрүгә багышлаган шәхес Галия Шафигуллина чыгыш ясады. Укучылар фронтовик шагыйрьләр иҗат иткән әсәрләр аша Икенче Бөтендөнья сугышының бөтен куркынычын, ачы югалту хисләрен җиткерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев