Димтамаклыларның сәламәтлек саклау өлкәсенә сораулары күп булды
Кичә Димтамак авыл җирлегендә узган гражданнар җыенын, гадәттәгечә, авыл башлыгы Марс Ямалеев узган елда башкарылган эшләргә отчет ясаудан һәм агымдагы елга планнар билгеләүдән башлады.
Алты торак пунктны беләштерүче Димтамак авыл җирлеге территориясен төзекләндерүгә 3 миллион 700 мең сумнан артык акча тотылган. Димтамак авылы округы буенча район советы депутаты, "Уңыш" җәмгыяте директоры Аяз Шафигуллин халыкны үз карамагындагы агроколлектив эшчәнлеге белән таныштырды. Полиция участковые Айдар Сираев авыл җирлеге территориясендә күзәтелгән хокук бозу очракларын хәбәр итте һәм, бәхетсезлек очракларына тарымас өчен, димтамаклыларны уяу яшәргә чакырды. Район башкарма комитетының социаль сораулар буенча урынбасары Джанна Волкова узган елда районда башкарылган чараларны сөйләп узды. Җирлек инфраструктурасына һәм сәламәтлек саклау өлкәсенә кагылышлы халык сорауларына ачыклык керткәннән соң, җыен күңелле миссия белән тәмамланды. Джанна Волкова шәхси ярдәмче хуҗалыгында күп санлы мөгезле эре терлек асраучы Гөлнара Гәрәева гаиләсенә савым аппараты тапшырды. Бу кичне җирлек тормышында актив катнашучы кешеләр дә истәлекле бүләкләр белән билгеләнде.
Вакыйга урыныннан фоторепортаж
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев