Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Димтамаклы Минсафа Мотаева йортында зур бәйрәм

Димтамак авылында яшәүче Мотаевлар династиясендә бүген зур тантана - сөекле әниләре, әбиләре, карт әбиләре Минсафа Камалетдин кызына 90 яшь тулды.

Әкиятләрдә генә бәян ителгәндәй алып гәүдәле уллар, мәрхәмәтле кызлар үстергән ананың тормышында кайгысы да, шатлыгы да күп булган. Әмма аның нур тулы күзләрендә бүген дә әле яшәү дәрте ташып тора. Уй-зиһене сәгать кебек эшләүче Минсафа әби инде үзләре карт әти һәм карт әни булган балаларына олы терәк булып яши. Ул, ана кош үз чебешләрен канат астына җыйган кебек, балаларын, күп санлы онык һәм оныкчыкларын төп нигезгә җыя һәм туплый. Олы йөрәкле юбилярны олуг юбилее белән район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль сораулар буенча урынбасары Джанна Волкова, халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы Светлана Кәримова, ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова, Димтамак авыл җирлеге башлыгы Марс Ямалеев, башлангыч ветераннар оешмасы җитәкчесе Ринат Әхмәдишин тәбрик итте. Изге теләкләргә Минсафа Камалетдин кызының газиз балалары да кушылды. Алар ак яулыклы әниләрен чәчәк бәйләменә күмде.

Вакыйга урыныннан фоторепортаж

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев