Подгорный бистәсе халкына маршрут автобусы кирәк
Әмма аңа утырып район үзәгенә барырга пассажирлар табылып, ул үз-үзен аклармы? Район башлыгы Рөстәм Нуриев Подгорный бистәсендә яшәүчеләр күтәргән сорауга каршы сорау белән чыкты.
- Без Иске Каразирек зонасына маршрут автобусы йөртүгә каршы түгел. Безнең хәтта мондый тәҗрибәбез дә бар. Әмма бер кеше - җәмәгать транспортына , дүрт кеше таксига утырып китү шартларында автобус йөртүдә бер мәгънә дә юк, - дип ассызыклады ул.
Район башлыгы бу сорауны Бәйрәкәтамак авыл җирлеге башлыгы Зөлфия Әгълиева өйрәнергә кушты. Подгоный бистәсе халкы белән узган гражданнар җыенында башка төрле кызыклы, шул ук вакытта тормышчан тәкъдимнәр дә яңгырады. Әйтик, Рөстәм Нуриев халыкка шәхси ярдәмче хуҗалыкларында сыер малын арттырырга киңәш итте. Шул очракта ул Иске Каразирек авылы җирлеге мисалында сөт җитештереп сатучыларга ярдәм күрсәтергә вәгъдә итте. Хәер, кызыктыргыч бүләкне ул якын көннәрнең берсендә үк ясаячак - ишле сыер савучы гаиләгә савым аппараты бүләк итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев